Башкортстанда фән һәм технологияләрне үстерүгә зур игътибар бирелә. Фәннәр академиясе төрле юнә-лешләр буенча уңышлы эш алып бара. Республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән Евразия фәнни-белем бирү үзәге оештырылды, ә узган елның ноябреннән Уфа Фән һәм технологияләр университеты эшли башлады. Шунысы да игътибарга лаек: узган елның декабрендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында 2030 елга кадәр исәпләнгән республиканы фәнни-технологик үстерү программасын әзерләү бурычын куйды.
Әлбәттә, яшьләрне фәнгә җәлеп итүдә, аларда фәнгә карата кызыксыну уятуда галимнәр династияләре, аларның күп гасырларга сузылган хезмәтләрен тулыландыручы билгеле шәхесләрнең дә роле аз түгел. Күптән түгел Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясе оештырган гаҗәеп матур бер чара да моңа ачык мисал. “Түгәрәк өстәл” артындагы очрашу Русия Фәннәр академиясе оештырылуның 300 еллыгы һәм “Хәтернең тере мирасы” проекты кысаларында үтте. Мәртәбәле чара республика Башлыгы Радий Хәбировның “Русия Федерациясендә Фән һәм технологияләр елында фән өлкәсендә чаралар планы” Указы кысаларында оештырылды. Фәннәр академиясе президенты Камил Рамазанов рәислегендә узган “түгәрәк өстәл”дә, академия әгъзаларыннан тыш, республиканың югары уку йортлары һәм фәнни тикшеренү институтлары магистрлары, аспирантлары, яшь галимнәр катнашты.
Лазарев-Плечевлар династиясен профессор, билгеле табиб-эндрокринолог Татьяна Моругова тәкъдим итте. Билгеле династиянең үзәгендә — медицина фәннәре докторы, профессор, республиканың фармакологлар һәм токсикологлар мәктәбенә нигез салучы Дина Наумовна Лазарева. Династиянең гомум хезмәт стажы — 860 ел! Быел республиканың медицина җәмәгатьчелеге олы шәхеснең 100 еллыгын билгеләп үтте. Ул яшәгән йортка истәлекле тактаташ куелды.
Исмәгыйлевларның зур династиясе турындагы тарихи мәгълүматлар Русиядә генә түгел, чит илләрдә дә билгеле. Күпләре Исмәгыйлев фамилиясен йөртүче галим һәм педагогларның алты буыны белән Башкорт дәүләт аграр университеты профессоры, үсемлекчелек өлкәсендә күренекле галим Рафаэль Исмәгыйлев таныштырды. Династиянең гомум хезмәт стажы 700 елдан арта. Исмәгыйлев-ларның генеологик шәҗәрә агачында авыл мәдрәсәсе мөдәрисеннән башлап, Русия Фәннәр академиясе галиме дәрәҗәсенә күтәрелгән шәхесләр бар. Династия әгъзалары арасында сигез фән докторы, унбиш фән кандидаты, бер академик һәм бер Башкортстан Фәннәр академиясе мөхбир-әгъзасы бар. Илебездә фән үсешенә керткән зур өлешләре өчен аларның унысы — Русия Федерациясенең, бишесе республикабызның мактаулы исемнәренә лаек булган.
Исмәгыйлевларның нәсел тамырлары ХVIII гасыр башларына барып тоташа. Буыннар күчәкилүчәнлеген үстерүдә аеруча Салих исемлесе танылу алган. Совет власте урнашу белән үк ул авылда беренче совет мәктәбен ача. Биредә белемгә омтылучы яше дә, карты да укырга-язарга өйрәнә. Әмма шул заманнардагы каршылыклар Салихны да урап узмый: Алтай краенда сөргендә дә булып кайта ул.
Салих бер кызның һәм җиде малайның әтисе була. Балалары арасында Ришат исемлесе үзен аеруча сәләтле итеп күрсәтә.
Ришат Исмәгыйлев гаиләсе турында документаль фильм төшерелде, күп тапкырлар үзәк һәм республика басмаларында мәкалә-очерклар дөнья күрде. Ришат Салих улы Бөек Ватан сугышында Брест крепостен геройларча саклаучылар арасында исән калган яугирләрнең берсе иде. Сугышта авыр җәрәхәт алып, инвалид булгач, күкрәгенә 2 дәрәҗә Ватан сугышы ордены тагып, ул 1945 елда туган авылына кайта. Җиңү яулап кайткан батырны Байгилде урта мәктәбенә директор итеп тәгаенлиләр. Әйтергә кирәк, еллар үтү белән әлеге мәктәп ил күләмендә танылу ала. Биредә балаларга белем һәм хезмәт тәрбиясе бирүдә шул заманга хас булмаган яңа алымнар кулланыла.
Исмәгыйлевның балалары да әтиләре сукмагыннан атлый. Аларның барысы да диярлек билгеле галимнәр булып танылды һәм бер үк вакытта төрле югары уку йортларында педагогик эш алып бара.
Династиянең үзенчәлекле ягы да бар: балаларның һәркайсы фәннең төрле юнәлеше буенча үзләрен чын галим итеп күрсәтте. Флүр Исмәгыйлев, мәсәлән, техник фәннәр докторы, профессор, билгеле галим-авиатор. Зинфир Исмәгыйлев химия фәннәре докторы, профессор, Русия Фәннәр академиясе академигы. Химия өлкәсендәге галим буларак, үзен дөнья күләмендә танытты. Техник фәннәр докторы, профессор Фоат Исмәгыйлевны нефть һәм газ яткылыкларын өйрәнүдә һәм үзләштерү юнәлешендә зур хезмәтләре аша беләбез. Югарыда телгә алынган Рафаэль Исмәгыйлев — республикада гына түгел, илдә үсемлекчелек буенча зур галим. Флүрә Исмәгыйлева — филология фәннәре кандидаты, доцент. Салават Исмәгыйлев тарих һәм туган якны өйрәнү буенча җитди фәнни һәм методик эш алып бара. Республиканың үрнәкле гомуми белем бирү мәктәпләреннән саналган Байгилде мәктәбе директоры буларак, ул, балаларга һөнәри әзерлек бирү юнәлешендә үзен тәҗрибәле оештыручы, профессиональ педагог итеп күрсәтте. Салават Исмәгыйлев — чын мәгънәсендә, халык укытучысы. Аны без, галимнәр, диссертация якламыйча да педагогия фәннәренең почетлы академигы дип кабул итәбез. Алардан соң зур династиянең бишенче, алтынчы буыны китә. Аларның да унбере — фән кандидаты, берсе – фән докторы.
“Түгәрәк өстәл” артындагы җылы очрашуда профессор Рафаэль Исмәгыйлевның укучылары – фән докторлары Рәзит Нурлыгаянов, Дамир Исламгулов, Ришат Әбделвәлиев, кафедра мөдире Раил Әлимгафаров чыгыш ясады, истәлекләре белән уртаклашты.
Чагыштырмача яшь династияләр вәкиле — химик Әмирхановларның бай гаиләсе, үз ата-бабаларының өч буыны турында Уфа Фән һәм технологияләр университеты доценты, кафедра мөдире Адель Квятковская сөйләде.
Әлбәттә, бүген ил, дөнья хәлләре фаразланмаган дәрәҗәдә үзгәрешләр кичерә. Әмма Русиянең дәүләт сәясәтендә һәрвакыт кеше факторы барыннан да өстен куелды. Илебездә яшь буынга тормышта үз урыннарын табу өчен мөмкинлекләр күп. Гомумән, белем алу һәм кайсыдыр юнәлештә иҗади эшчәнлек белән шөгыльләнүдә тырышларга һәрвакыт уңыш юлдаш.
Шулай да илнең киләчәге, иминлегебезне тәэмин итү турында уйлаганда, мөһим булган тагын бер мәсьәләне истән чыгарырга ярамый, минемчә. Ул — буыннар бәйләнеше аша сакланган патриотик тәрбия. Илебезнең күпмилләтле халкының матур традицияләре һәм хезмәт династияләре яшь буынны тәрбияләүдә зур үрнәк һәм көч була алыр иде. Ил башлыгы Владимир Путин һәм республикабыз җитәкчесе Радий Хәбировның дәүләт сәясәте нигезләре белән бәйле фикерләре дә шуны раслый. Әйтергә кирәк, хезмәт династияләрен олылау, аларның Туган илебезгә биргән зур хезмәтен бәяләү дә зур башлангычларга юл ача. Исемнәре, хезмәтләре белән илдә, дөнья күләмендә танылган шәхесләр, династия вәкилләре белән очрашудан соң күңелдә шундый тәэссорат һәм горурлык хисе туды.
Рәзит Нурлыгаянов,
авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Башкорт дәүләт аграр университеты профессоры.