+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
20 гыйнвар 2023, 15:15

Планнар зурдан

Радий Хәбиров Белоруссиядәге сәфәре барышында зур интервью бирде.- Радий Фәритович! Сез Белоруссиядә тагын кайларда булырга планлаштырасыз? Белоруссиядәге коллегаларыгыз белән нинди темаларны яктыртырга уйлыйсыз?

Планнар зурданПланнар зурдан
Планнар зурдан
- Безнең планнарда - Беларусь Премьер-министры Роман Александрович Головченко белән эшлекле очрашу. Без беренче тапкыр гына очрашмыйбыз һәм, дөресен әйткәндә, аның эшлеклелегенә һәм эшкә җаваплы каравына сокланабыз. Хезмәттәшлегебезне үстерү буенча юл картасының ничек үтәлүен пунктлар буенча анализларга, перспективалар, стратегияләр турында уйларга планлаштырабыз.

Без,шулай ук, берничә предприятиедә булачакбыз. Гомель өлкәсенә килербез. Анда Башкарма комитет рәисе Иван Иванович Крупко белән эшлекле очрашу, Гомель предприятиеләренә сәфәр узачак. Гомумән алганда, программа бик бай һәм кызыклы.
 
Фото: башинформ.
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас