+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
23 гыйнвар 2023, 13:40

Яшь эшкуарлар 63 миллион сумлык грант бирелгән

2022 елда республика тарафыннан субсидияләр рәвешендә халык сәнгать иҗаты өлкәсендә эшләүче эшкуарларга беренче тапкыр ярдәм күрсәтелде.

Яшь эшкуарлар 63 миллион сумлык грант бирелгәнЯшь эшкуарлар 63 миллион сумлык грант бирелгән
Яшь эшкуарлар 63 миллион сумлык грант бирелгән



Аны 17 оста һәм һөнәрче алган, ә аларга бирелгән акчалар күләме 8 миллион сум тәшкил иткән. Бу хакта Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов сөйләде.

Субсидияләр конкурс нигезендә бүлеп бирелгән, гариза биргән 117 эшкуарның проектлары 60 миллион сумга бәяләнгән. Әлеге чарага ихтыяҗ булу сәбәпле, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров агымдагы елда күрсәтелә торган ярдәм күләмен арттырды. Моннан тыш, үткән елда Башкортстанда беренче тапкыр яшь эшкуарларга (63 миллион сумга 133 грант) грантлар бирелде.

Быел социаль һәм яшь эшкуарларга грантларга 209,4 миллион сум бүлеп бирү планлаштырыла, шуның 205,2 миллион сумы - Русия бюджетыннан.

Яшь эшкуарларга былтыр бүлеп бирелгән һәм быел бүленәчәк федераль акчалар күләме буенча республикабыз Русия субъектлары арасында беренче урында.

фото: dvnovosti.ru

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас