Русия Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, элек хөкем ителгән 44 яшьлек Бәләбәй кешесе арендаланган гаражда суррогат җитештерү буенча яшерен цех оештырган. Ул спирт һәм 1,5 литрлы пластик шешәләрдә су сатып алган, ә аннары аның ике әшнәсе сыекчаларны кушып, махсус әзерләнгән савытка тутырган. Оперативниклар мәгълүматларына караганда, законсыз эшчәнлектән еллык керем ике миллион сумнан артып киткән.
“Оператив-эзләү чаралары һәм тикшерү гамәлләре нәтиҗәсендә 500 литрдан артык алкогольле продукция тартып алынды. Өч фигурант тоткарланды. Аларга яшәгән урыннарын ташлап китмәү рәвешендә чара сайланды. Тикшерү дәвам итә”, — дип хәбәр итте Русия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк.
Хәзерге вакытта Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы тикшерүчесе тарафыннан Русия Җинаять кодексының 171.1 мәддәсенең алтынчы өлешендә һәм 171.3 мәддәсенең икенче өлешендә каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.