+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
24 Января 2023, 06:25

Башкортстан — иң аек республика

Республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров җитәк­челе­гендәге утырышта “Аек авыл” 4нче республика конкурсын үткәрү срокларын үзгәртү турындагы карар проекты хупланды.

Башкортстан — иң аек республикаБашкортстан — иң аек республика
Башкортстан — иң аек республика
Премьер-министр билгеләп үтүенчә, әлеге чара үзенең нәтиҗәлелеген һәм актуальлеген раслады.
— Узган елда “Аек Русия” федераль проекты кысаларында үткәрелгән мониторинг нәтиҗәләре буенча Башкортстан Идел буе федераль округында Русия төбәкләренең аеклык рейтингын җитәкләде, — дип ассызыклады Андрей Назаров. — Федераль рейтингта без 22дән 16нчы позициягә күтәрелдек. Моннан тыш, 2020 елда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән конкурсның приз фонды 1,5 миллион сумнан 40 миллион сумга кадәр арттырылды.
Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова, “Аек авыл” конкурсы — авыллардагы тормышны үзгәртергә, сәламәт яшәү рәвешен сайларга, халыкның физик һәм рухи-әхлакый торышын яхшыртырга, аларны уртак максат өчен бердәм командага берләштерергә булышучы уникаль проект, дип билгеләде.
— Мәдәни һәм спорт чараларыннан тыш, авыл халкы арасында наркологлар, психотерапевтлар, мәгариф, опека, мәшгульлек үзәкләре белгечләре катнашлыгында гаилә консультацияләре, шулай ук юристларның бердәм түләүсез консультация көннәре дә аеруча зур ихтыяҗ белән файдалана, — дип дәвам итте Ленара Иванова. — “Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясен тормышка ашыру кысаларында муниципаль этапта җиңүче булган торак пунктларга күчмә Сәламәтлек үзәкләре чыгачак.
Министр, шулай ук, исерек килеш җинаять кылу күрсәткече кимүнең уңай тенденцияләрен, шулай ук алкогольле продукция белән агулану очракларын киметүне характерлаучы берничә санны да әйтеп үтте. 2021 елда исерек килеш җинаять кылган кешеләр саны республикада 7,8 процентка кимегән булса, үткән елның гыйнвар-ноябрь айларында 12,4 процентка кимү күзәтелә. 2021 елда алкоголь белән агуланудан 57 кеше үлгән, бу, 2020 елдагы белән чагыштырганда, 22 процентка кимрәк һәм, 2018 елдагы белән чагыштырганда, 4 тапкыр диярлек азрак. Болар барысы да — Эчке эшләр, Сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министрлыклары һәм битараф булмаган авыл кешеләренең уртак эше нәтиҗәсе.
Хөкүмәт утырышында “Аек авыл” респуб­лика конкурсын уздыруның тү­бәндәге сроклары хупланды: үткән елның 1 августыннан 30 ноябренә кадәр — муниципаль этап, 1 декабрьдән быелның 30 апреленә кадәр — республика этабы. Йомгаклау тантанасы апрельдә “Торатау” Конгресс-холлында узачак.
Ахырда Андрей Назаров Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгына конкурс үткәннән соң “Аек авыл” статусын саклап калган җиңүче авылларны дәртләндерү чараларын уйларга кушты.

Шул ук вакытта...

“Аек авыл” республика конкурсы аек тормыш рәвешен пропагандалауга, алкоголизмны кисәтү эше алып барыла торган биләмәләрне ачыклауга һәм бүләкләүгә юнәлтелгән. 2021 елда конкурста 1,5 меңнән артык авыл катнашты, меңнән артык волонтер һәм урындагы халык арасыннан 37 мең активист катнашлыгында 3 меңнән артык спорт һәм киңкүләм чаралар үткәрелде. Авылларда үз теләкләре белән алкоголь сатудан баш тарткан 350 сәүдә ноктасы теркәлгән.
2021-22 еллар конкурсы нәтиҗәләре буенча төзекләндерүгә 12 җиңүче акча алган. Конкурс җиңүчеләре булган торак пунктлар территориясендә премияләр исәбенә яңа балалар һәм спорт мәйданчыклары урнаштырылды, урамнарның юл өслеген ремонтлау башкарылды, контейнер мәйданчыклары төзекләндерелде, урамнарны яктырту системасы монтажланды һ. б.
Былтыр август ахырында старт алган чираттагы конкурсның муниципаль этабында меңнән артык авыл торак пункты катнашты. “Аек авыл” конкурсын уздыру тәҗрибәсе белән Чиләбе, Свердловск, Саратов өлкәләре, Татарстан Республикасы, Саха-Якутия һәм Удмуртия кызыксынды.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас