

Премьер-министр 2022 елда Башкортстанда ресурс таләп итә торган масштаблы проектларны гамәлгә ашыра башлавын билгеләп үтте. Алар арасында Уфада «Көньяк капка» төзелеше, Нефтекама территориясен комплекслы үстерү, «Забелье» микрорайоны өчен инфраструктураның икенче чираты һәм башкалар бар.
- Тулаем алганда, инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру республика бюджетына 61 миллиард сумнан артык салым һәм салым булмаган керемнәр керүне тәэмин итәргә, 643 миллиард сум бюджеттан тыш акчалар җәлеп итәргә, 8 миллион квадрат метрга якын торак тапшырырга һәм 26 меңнән артык эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Проектлар күпьеллык. Шуңа күрә һәр хисап елына билгеләнгән күрсәткечләргә ирешүне катгый контрольдә тоту мөһим. Федераль акчаларны тулысынча һәм вакытында үзләштерү бурычы да өстенлекле булып кала. 2023 елда инфраструктура бюджет кредитлары кысаларында якынча 6,7 миллиард сум үзләштерелергә тиеш. Шул исәптән социаль һәм инженерлык инфраструктурасы объектлары буенча – 1,2 миллиард сум. Транспорт инфраструктурасы объектлары буенча - 5,5 миллиард сумнан артык, - диде Андрей Назаров.
Социаль һәм инженерлык инфраструктурасын төзү проектларын гамәлгә ашыруның барышы турында төзелеш һәм архитектура министры вазыйфаларын башкаручы Егор Родин сөйләде.
- «Көньяк капка» торак төзелеше кысаларында Башкортстанның Төзелеш министрлыгы линиясе буенча Уфа Киров районының «Кузнецов Затоны» микрорайонында 2200 урынлык гомуми белем бирү мәктәбе төзелә. Нефтекама территориясен комплекслы үстерү биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләүне һәм төп канализация насос станциясен төзүне үз эченә ала.
Бүгенге көндә әлеге объектлар буенча әзерлек эшләре кысаларында генподрядчылар тарафыннан төзелеш мәйданнары территорияләрен, мәйданчыкларны һәм вакытлы корылмаларны салу башкарыла, шулай ук проект-смета документациясен эшләү алып барыла, - дип билгеләде Егор Родин.
Премьер-министр Андрей Назаров капиталь төзелеш идарәсенә Кузнецов Затонында мәктәп һәм Нефтекамскида инженер инфраструктурасы объектлары төзелешенә каралган инфраструктура бюджет кредитлары акчаларын тулысынча үзләштерүне тәэмин итәргә кушты.
- Уфа шәһәре хакимичтенә "Көньяк капка" проектының барлык транспорт инфраструктурасы объектлары буенча эшләрне вакытында башкаруны тәэмин итәргә кирәк, - дип өстәде Андрей Назаров.