

Узган елның 25 июлендә "Ford Transit" микроавтобусы йөртүчесе Уфа - Языково маршруты буенча пассажирлар алып барган. «Урал» М-5 автомобиль юлының Уфа юнәлешендә 1412нче чакрымында максималь рөхсәт ителгән тизлекне арттыра барып, ул каршы полоса буйлап килүче «КамАЗ» белән бәрелешә.
Юл-транспорт һәлакәтендә микроавтобусның алты пассажиры һәлак булды, тагын берсенең сәламәтлегенә авыр зыян килде. Авария вакытында автобуста 24 кеше була, ә рөхсәт ителгән урыннар саны - 19. Моннан тыш, барлык пассажирлар да хәвефсезлек каешлары белән эләктерелмәгән булган.
"Шофер үз гаебен таныды. Суд аңа 3 елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү белән холык төзәтү колониясендә 4 ел 6 ай ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде. Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәде", - диделәр Башкортстан Прокуратурасы матбугат хезмәтендә.
Фото: [leech=https://vk.com/incident02]https://vk.com/incident02[/leech]