Сүзем Тәүзир Габдулла улы Хәйруллин хакында булыр. Авылдашым ул. Яшь чагыннан ук беләм мин аны. Әдип әйтмешли, түбәннән, тормышның төбеннән күтәрелгән кеше. Ярыйсы гына сынаулар белән дә якалашкан. Шуңа да яшәүнең ямен, тормышның кадерен беләдер...
Әңгәмәдәшем сүз агышын шук малай чакларга — җәйрәп яткан киң басуларга, күпереп торган кара-кучкыл буразналарга юнәлтте. Ник дисезме? Чөнки анда аның балачак эзләре калган. Хәзер маңгайдагы буразналар да һәммәсен хәтерләтә. 13-14 яшьлек малайның чылбырлы тракторның рычагларын көч-хәл белән тартуын ничек онытсын?! Буыннарның ныгынып бетмәгән, аякларның да педальгә җитәр-җитмәс чагы. Малай чакта рычагларны тарткалыйсы яисә рульне боргалап, йөртәсе килә. Моны инде урып-җыю чорында йөк бушатучы булып эшләгән һәр авыл баласы диярлек хәтерлидер.
Тәүзир исә, “тимер ат”ны җәйге каникул чорында гына иярләмәде, ә 1965-70 елларда туган колхозында алдынгы механизатор Вәзир Садриев (өч туганым) белән бергә эшләде. Шулай ук орденлы тракторчылар Рәшит Шәрипов, Рифкать Вахитовтан үрнәк алып, һәр эшне җиренә җиткереп башкарды. Чәмләнеп, макталып эшләгәч, аларның исем-фамилияләре “Молния” такталарыннан төшмәде. Данлыклы “Победа” колхозында эшләү башкаларга да бер горурлык иде. Биредә дәртләндерү чараларын булдыру, хуҗалык эшен дөрес итеп оештыру, гади колхозчыга ихтирам белән карау матур нәтиҗәләр биргәндер дә. Үсмер генә Тәүзир Хәйруллин район Мәдәният йорты сәхнәсендә хезмәттәге матур күрсәткечләре өчен хуҗалык рәисе кулыннан бүләккә күлмәк алсын әле! Ул чакта үзеннән бигрәк, әнисе Галимә апаның да, әтисе Габдулла абыйның да шатлыгы эченә сыймагандыр.
Заманында КПСС Үзәк Комитетының Кызыл Байрагына ия булган, колхоз белән 16 ел җитәкчелек иткән, 3 тапкыр Хезмәт Кызыл Байрак ордены (!) кавалеры, Бөек Ватан сугышы ветераны Габдулла Кадыйр улы Фәритовны телгә алмый булдыра алмады авылдашым Тәүзир Хәйруллин. Аның искиткеч оештыру таланты, һәркемнең күңеленә ачкыч таба белүе әнә шул җир улларына — булачак җитәкчеләргә матур юнәлеш, үрнәк булгандыр да. Менә шушы оеткы Тәүзирнең дә күңеленә сеңгәндер, мөгаен. Бәләкәйдән кул көче белән гектарлаган колхоз чөгендерен утау, аны алып чистарту, соңрак “Беларусь” тракторы белән Приют станциясенә алып бару мәшәкатен дә үз җилкәңдә тоярга туры килә. Фин сугышыннан инвалид булып кайткан, колхозда агротехник булып эшләгән әтисе Габдулла абыйга да, колхозда бил бөккән әнисе Галимә апага да “таякның” авыр башы төшкәндер.
Тәүзир армиядә хезмәт итүдән дә читләшмәде. Инде 25 яше тулып китсә дә, хәрби бурычны үтим, дип, Төрекмән далаларында батырлык мәктәбен уңышлы үтеп кайтты. Ә моңа кадәр данлыклы Бишбүләк “Госкомсельхозтехника”сында механикалаштырылган отряд начальнигы, управляющийның автотранспорт буенча урынбасары вазыйфаларында җитәкчелек итүнең тәүге дәресләрен алган иде инде. Шуңа да аны район партия комитетының оештыру бүлегенә инструктор итеп тәкъдим итү урынлы булгандыр. Гадәттә, уңган, булган, универсал хезмәткәрне бер урында гына тотмыйлар, хезмәт баскычы буенча күтәрәләр. Тәүзир Габдулла улы партия кушуы буенча өлкән инженер да, прораб та, район ”Сельхозхимия” берләшмәсенең баш инженеры да, район Советы башкарма комитеты рәисенең төзелеш буенча урынбасары да булып эшләде.
Моннан тыш, читтән торып Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының механика факультетын тәмамлаган белгечкә төрле елларда берничә тапкыр хуҗалык рәисе вазыйфасын да тәкъдим итеп карыйлар. Еллар үтә, яшь үзенекен итә. Һәр нәрсәнең үз вакыты бар.
Шулай да, Тәүзир Хәйруллин 1989 елда Бишбүләктәге даны еракларга таралган, зур булмаган полимер һәм җилем әйберләр цехы начальнигы урынбасары вазыйфасында эшләргә ризалык бирә. Цех начальнигы да кем бит әле?! Шушы кечкенә предприятиегә нигез салучы, яраткан эшенә бөтен йөрәген бирүче, ал-ял белмәүче, бик тә нечкә күңелле, алыштыргысыз җитәкче, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Сабих Газиз улы Галимов. Мәскәүгә барып, тиешле җитәкчеләргә кереп, аларны ничек тә күндереп, рюкзагын тутырып пресс-форма үрнәкләре алып кайткан, Советлар Союзын гизгән кеше иде ул. Шунысы куанычлы, районның горурлыгы булган бу легендар шәхеснең исеме мемориал тактаташта мәңгеләштерелде.
...Коллектив белән якыннан танышып, кулга-кул тотынышып эшләп, матур гына нәтиҗәләргә ирешкәч, өч елдан соң цех начальнигы итеп үрләттеләр Тәүзир Хәйруллинны. Әлбәттә, кечкенә оригиналь предприятие булдырып, ике катлы бина төзетеп, үзеннән соң һәйкәл калдырган остазының эшен лаеклы дәвам иттерү, аның исеменә тап төшермичә эшләү турында озак уйланды. Өстәвенә, зур җаваплылык та бит. Шул ук вакытта ниндидер яңалыклар кертү хакында да уйларга кирәк. Беренче чиратта, биредә авыл хуҗалыгы машиналарына, автомобильләргә запас частьлар, газ, сантехника җиһазлары өчен төрле детальләр, халык куллануы товарлары җитештерелә.
Заказчылар өчен цехның икенче катында төрле детальләр үрнәкләреннән торган күргәзмә урнаштырылган. Җаның ни тели, кирәген сайлап ал. Мәсәлән, төрле блоклар, рессоралар, двигательләр өчен махсус терәк, амортизатор втулкалары, төрле прокладкалар һәм башка байтак әйберләр белән танышырга мөмкин. “КамАЗ”лар, “УАЗ”лар өчен арткы көзгеләргә ихтыяҗ зур. Болардан тыш, халык куллануы товарларын җитештерүче бүлек тә бар. Анда, мәсәлән, полиэтилен капчыклар, пленкалар, кер кыстыргычлар, берничә төр савыт-саба, банка капкачлары, гөл савытлары һәм башка әйберләр эшләп чыгарыла. Коллектив һәр елны яңа әйберләр җитештерүне үзләштерү өчен туксанга якын яңа пресс-форма эшли. Шунысы сокландыра: ”Полимер” предприятиесендә хәтта “Нью-Холланд”, ”Кейс” комбайннары өчен дә дистәләгән төр деталь ясала. Эш сәфәре белән килгән республика җитәкчелеге бай экспонатларны караганда, шикләнеп тә, сокланып та: ”Болар барысы да сездә җитештереләме?” — дип кызыксынган.
Заманында предприятиедә 1200ләп төр полимер, җилем һәм башка әйберләр җитештерелә. Биредә эш процессы сызымнардан башлана, аннан соң пресс-формалар, детальләр эшләнә. Хәтта заказ бирелгән хуҗалыкка барып, деталь-узелларга сынау үткәрәләр. Аннан соң инде конвейерга куела.
Ә бит, бер уйласаң, миллионнарча табыш алган кече предприятиенең продукциясе хәтта халыкара күргәзмәләрдә уңышлы катнашкан, Норвегия, Казахстан, Украина белгечләрендә дә зур кызыксыну тудырган. Бишбүләк продукциясен алырга моңа кадәр Владивосток, Түбән Варта, Барнаул, Екатеринбург, Казан, Пермь, Сургут, Төмән шәһәрләреннән, шулай ук, Ульяновск, Самара, Ырынбур, Ленинград өлкәләреннән килгәннәр. Башкортстан шәһәрләре, районнары хакында әйтеп торасы да юк. Ә базар икътисады шартларында табышлы эшләү өчен белемне дә камилләштерергә, ”Интернет” белән дә дус булырга кирәк. Бу җәһәттән Тәүзир Хәйруллин Саратовта, Краснодарда квалификация күтәрү институтларында белем ала, төрле төбәкләрдән килгән белгечләр белән фикер алыша. Ә күпме юллар үтелгән?! Казахстан, Үзбәкстан, Белоруссия, Краснодар, Самара, Саратов, Ижевск...
Әйе, хезмәт баскычларыннан күтәрелгәндә, шактый гына сынаулар аша үтәргә дә туры килә Тәүзир агага. Әмма үткәннәр үкенечле түгел. Җирдә якты эзе калды. ”Полимер” предприятиесендәге 18 еллык тынгысыз хезмәте үзе генә ни тора! “Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән исемне йөрткән, Башкортстан Президентының Рәхмәт хаты һәм башка бүләкләр белән билгеләнгән, гомер тавының 75нче баскычыннан атлаган Тәүзир Габдулла улы Хәйруллинның кәефе бүген дә шәп. Әле булса эшләгән коллектив белән тыгыз элемтәдә тора, үзенең фәһемле киңәшләрен бирә. Предприятиегә бүгенге көндә легендар җитәкче Сабих ага Галимовның туганы, династияне дәвам итүче, тәҗрибәле белгеч, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Азат Галимов җитәкчелек итә.
Ә күптән лаеклы ялга чыккан, тормыш сынаулары алдында югалып калмаган Тәүзир ага бүген дә күңел төшенкелегенә бирелми. Заманында Уфа, Мәскәү дәваханәләрендә йөрәгенә озайлы һәм катлаулы операцияләр ясаткан, үлем белән көрәшкән кеше дә әле ул. Шуңа карамастан, хезмәт ветераны җир җимертеп “Шевроле Нива” машинасында йөри, район үзәгендәге шәхси йорты ихатасында хуҗалык эшләре алып бара. Кәҗә асрап, сөтен, кымызын да җитештерә. Тавыклар исә йомырка, ит ризыклары бирә. Бакчасында ниләр генә үсми! Карлыган, чия, виноград, груша, биш сорт алмагач һәм башкалар ел саен мул уңыш бирә. Карбыз, кавын да үсә биредә. Яздан көзгә кадәр бакча аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп утыра. Әлбәттә, монда Кыңгыр-Мәнәвез авылында бер мәктәптә укыган, 52 ел бергә гомер иткән, һәр яктан уңган-булган Римма апаның да роле зур. Әйткәндәй, ул 40 ел гомерен медицинага багышлады. Римма Әхтәм кызы заманында Ермолкин авылында фельдшер-акушерлык пунктын җитәкләде, Бишбүләктә 149нчы ПТУда, “Сельхозхимия” берләшмәсендә медпунктларны өр-яңадан булдыруда күп көч салды.
Тынгысыз Тәүзир Габдулла улының тагын бер шөгылен — умартачылыкны телгә алмасак, дөрес булмас. Бигрәк тә, өлкәнәйгәч ул моңа ныклап тотынды. Баксаң, заманында картәтисе Нигъмәтулла бабай күпләп умарта тоткан. Авылларга ат белән йөреп, колхозларга ярдәм йөзеннән очсыз хакка бал саткан. Хәтта ул 1942 елларда фронтка самолет сатып алу өчен акча җыештырып биргән. Ә “Бишбүләк районының шәрәфле шәхесе” дигән исемгә күптән лаек булырлык Тәүзир Хәйруллин исә бу шөгыльне, туганнарын, дусларын кайгыртып, җанга ниндидер тынычлык алу өчен башкара. Инде шәҗәрәсенең дә очына барып чыкса, тагын бер теләге үтәләчәк. Аңа бу тормышта шулай яшәү күңелле.
Әнвәр СӨЛӘЙМАНОВ.