+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
26 гыйнвар 2023, 04:45

Матбугат йортына да ярты гасыр тула

Бу бинаның төзелү тарихы һәм гәзитебез редакциясенең төрле заманнарда кайда урнашуы турында.  

Матбугат йортына да ярты гасыр тулаМатбугат йортына да ярты гасыр тула
Матбугат йортына да ярты гасыр тула

Армиядән кайтып, Авыргазы район гәзитенә эшкә урнашкач, 1972 елның җәендә БДУга читтән торып укырга кердем. 1973 елның гыйнварында тәүге кышкы сессиягә килгәч, чыбык очы кардәшләрдә фатирда торам. Октябрьнең 50 еллыгы урамы, 14. Кайчак кичләрен йорт каршысындагы автобус тукталышы эскәмиясенә чыгып утырам. Урам аша – өр-яңа 10 катлы йорт. Шунысы гаҗәп: бер генә тәрәзәсендә дә ут күренми. Нигә болай икәнлеген фатир хуҗаларыннан сорашам. “Ул торак йорт түгел, – ди алар, – яңа төзелеп беткән Матбугат йорты. Озакламый барлык гәзит-журнал редакцияләре монда күченеп киләчәк”.

Ул вакыттагы Матбугат йортына (“искесе” дияргә туры килә инде) мин күнеккән идем. Уфага беренче тапкыр аяк баскан 1968 елның мартында (“Кызыл таң”ның 50 еллык юбилеена авылдан кунак булып килдем) хәтта редакциягә керү бәхетенә ирештем. Университет та бер квартал ары гына. Һәркөнне лекцияләр һәм имтихан-зачетлар арасында янына йөгереп барып киләм. Чөнки урам ишеге алдындагы пыялалы витриналарга “Совет Башкортостаны”, “Советская Башкирия”, “Кызыл таң” гәзитләренең яңа саннары куела бара. Атнасына алты сан! Шуларга күз йөртеп чыгыла, аеруча кызыксыну тудырган сан янәшәдәге киоскыдан сатып та алына. Хәер, минем кебек матбугат җене кагылган егетләр-кызлар ул тирәдә байтак күренә торган иде. “Университеттан еракка күчә икән гәзитләребез”, – дип күңелсезләнеп тә куйдым.
Күченү 1973 елның яз айларында булган. Без җәйге сессиягә килгәндә яңа Матбугат йортының барлык 10 катында да гөрләтеп эшлиләр иде. “Кызыл таң”га кердем, элекке танышларны күрдем. “Монда шартлар шәп!” – дип куаныштылар. Тыштан караганда ук горурлык хисе уяна, ул вакытта Уфада бу кадәр үк биек бина юк иде.
Данлы һәм тирән тарихлы гәзитебез редакциясенең кайчан кайларда урнашканлыгы билгеле – монда “ак тап”лар юк диярлек. Ул 1918 елның 1 мартында Ырынбур шәһәренең “Кәрвансарай” бинасында “Башкортстан” исеме белән татар телендә чыга башлый һәм, сәяси ыгы-зыгылар аркасында, бишенче саныннан соң туктатыла. Кече Башкортстан үзәге Стәрлетамак шәһәрендә 1919 елның 14 сентябрендә “Башкортстан хәбәрләре” буларак тергезелә. Ул вакыттагы редакция бинасы сакланмаган, ә аның бик матур фотосын шәһәр музеенда күрергә мөмкин, диләр.
Бөтенрусия Үзәк Башкарма Комитетының 1922 елның 14 июнендәге декретына ярашлы, республика чикләре Уфа губернасы исәбенә киңәйтелә, Уфа Башкортстан автономияле республикасы башкаласы дип игълан ителә. “Башкортстан хәбәрләре” Уфага күчерелә, – дигән белдерү басыла гәзитнең соңгы – 20 июль санында.– Стәрлетамакта урысча һәм татарча мәхәллә гәзитләре калдырыла”.
Уфада гәзит чыгару эшен җайга салып җибәрү ансат кына булмый. “Башкортстан хәбәрләре”ннән тәүге чорда Даут Юлтый белән Хәйдәр Лотфый гына күченеп килә. Коллективның төп көче, редакциянең барлык җиһазлары, кәгазь запасы, типография Стәрлетамакта кала. Шул ук елның 26 ноябреннән гәзитнең исеме, Ырынбурдагыча, “Башкортстан” дип үзгәртелә.
Уфада редакция бераз вакыт Ленин урамындагы 14нче санлы ике катлы йортта (Пушкин урамы почмагында, сәнгать институты белән янәшә) эшләп ала. Аннары шул ук урамдагы 18нче санлы йортта урнаша. “Агизел” кунакханәсе артындагы шулай ук бик матур ике катлы бу бина хәзер Н. Сабитов исемендәге балалар музыка мәктәбе буларак яхшы билгеле.
Бу бинада “Шәрык ярлылары” гәзитен чыгарганда Мәҗит Гафури корректор булып эшли. “Башкортстан” гәзитендә исә хатлар бүлеге мөдире буларак, гади хезмәт ияләре язганнарны гәзиткә әзерләп бирүдән зур кинәнеч кичерә. Үзе дә командировкаларга еш чыга, тормышның уртасында кайный. Монда эшләгәндә 1923 елда аңа иң беренче булып “Башкортстанның халык шагыйре” исеме бирелә. 1924 елда бер гәзит икегә – татарчага һәм башкортчага бүленгәч, Гафури “Яңа авыл” редакциясендә шул ук вазыйфаны башкара. Биредә шулай ук Сәйфи Кудаш, Гариф Гомәр кебек талантлы шагыйрь һәм прозаиклар да журналистлык эшен алып бара.
Егерменче еллар ахырында “Яңа авыл” редакциясе Иске Уфадагы Егор Сазонов урамындагы бер бинага күчерелә. Егор Сергеевич Сазонов (1879-1910) – урыс революционеры, эсер. ХХ гасыр башында революцион хәрәкәттә актив катнашучы. 1903 елдан “Сугышчан оешма” әгъзасы. 1904 елның 15 июлендә Русия эчке эшләр министры В. К. Плевены үтерә. Каторгага гомерлеккә хөкем ителә. Шунда – Таулы Зерентуйда – тән җәзасы кулланылуга протест йөзеннән үзен-үзе үтерә.
Егор Сазоновның Уфага нинди мөнәсәбәте булгандыр, белмим, Иске Уфаның буеннан-буена үтүче Менделеев урамының көнбатышындагы кечерәк бу урам әле дә аның исемен йөртә. Редакция шунда чакта – 1930 елның 1 гыйнварыннан гәзитнең исеме “Коммуна” дип үзгәртелә.
Гәзитләр редакцияләре һәм типография өчен махсус 4 катлы бина, ягъни иң беренче Матбугат йорты Уфаның төньяк чигендә төзелә. Төньяк чиге дигәч, Черниковканың аргы башы күз алдына килмәсен. Бу бина элек Глумилино бистәсе булган урында, Володарский урамы, 2 адресы буенча. Аграр университетның “Яшьләр” мәдәният сараеның төньягында – трамвай юлы аша гына. Әлеге Матбугат йортыннан да ерак түгел.
Уфадагы барлык дүрт типографияне берләштереп, 1922 елның ноябрендә “Октябрьский натиск” дигән Республика дәүләт типолитографиясе оештырыла һәм ул купец Н. К. Блохинның элекке типографиясе бинасына (Ленин урамы, 22) урнаштырыла. Володарский урамындагы Матбугат йорты төзелеп беткәч һәм анда шактый гына заманча җиһазлар куелгач, 1936 елда редакцияләр һәм “Октябрьский натиск” шунда күчерелә. Гәзит-журналлар, китаплар да шунда басыла.
Бу бинаны иҗатчылар – “Матбугат йорты” (1936 елда кулланылышка кергән атама), нәшрият белән бәйле кешеләр “Октябрьский натиск” дип йөртә. Мостай Кәрим дә, Наҗар Нәҗми дә каләм тибрәтә генә башлаган чакларында монда килүләре, атаклы шагыйрьләр, журналистлар белән танышулары, аралашулары турында яздылар.
Мостай Кәрим: “Наҗар белән тәү тапкыр трамвайда очраштык. Володарский урамында урнашкан Матбугат йортыннан үзәккә кайтып килә идек. Күрәсең, ул мине шунда “Башкортостан” редакциясендә шәйләп калгандыр. Үзе килеп танышты. Илле елдан артык аның белән тормыш дип аталган, әдәбият дип исемләнгән “трамвай”да бергә йөрдек...” (1999 ел).
Элекке “Кызыл таң”чы, сугыш ветераны Шәүкәт Макулов: “1938 елның августы. Җәйнең соңгы аендагы матур көннәрнең берсендә, мин, 14 яшьлек малай, беренче тапкыр Уфага килдем... Минем башымда ашкынулы бер хыялым бар иде. Ул – яратып укыган “Коммуна” гәзите редакциясенә кереп, алып килгән берничә хәбәремне яшерә-яшерә язган шигырьләремне әдәби хезмәткәрләрнең берәрсенә күрсәтү иде.
Ул чактагы Глумилино бистәсенең Володарский урамындагы дүрт катлы йортка дулкынланып барып кердем. Кемгә дәшәргә дә кыймыйча коридорда торганда бер бүлмәдән пөхтә костюм кигән ике егет килеп чыкты. Икесе дә озын буйлы, таза һәм матурлар.
– Ни йомыш, энекәш? – дип сорады берсе.
Хәбәрләр һәм шигырьләр алып килүемне әйткәч, ул мине җитәкләп диярлек үз бүлмәсенә алып керде. Күңелле, дәртләндергеч әңгәмәдән соң мин бу егетләрнең Кәлимулла Габитов белән шагыйрь-публицист Нәҗип Муллин икәнлеген белдем. Редакция бинасыннан чыгып, ерак түгел бакчадагы эскәмиягә утыргач, Габитов белән Муллиның шигырьләре, үткен телле фельетоннары, очерклары исемә төште. Никадәр кызганыч: Нәҗип ага белән бу очрашуым беренчесе һәм соңгысы булган икән. Мин аның фашизмга каршы сугышта батырларча һәлак булуын 1955 елның көзендә “Кызыл таң”да эшли башлагач кына белдем”. (2008 ел).
Матбугат йортында эшләүчеләрдән Бөек Ватан сугышына йөздән артык кеше китә. Кайбер гәзит һәм журналлар, шул исәптән “Коммуна” да, чыгудан тукталып тора. Тиражлар, басма заказлар кими. Редакцияләрне һәм типографияне бәләкәйрәк мәйданнарга урнаштыру ихтыяҗы туа. 1944 елның апрелендә Матбугат йорты сәнәгать тармагына тапшырыла (әле дә анда “Гидравлика” заводының бер цехы эшли). “Октябрьский натиск” типографиясе икегә бүленә. Бер өлешенә, китаплар чыгару, аерым басма заказлар үтү бурычы йөкләтелеп, Югары сәүдә мәйданы – әлеге “Кәрвансарай”ның төньягындагы бинага күчерелә. 1963 елда ул Уфа полиграфкомбинаты дип үзгәртелә, зурайтыла, аңа махсус бина салына (Октябрь проспекты, 2). Типографиянең икенче яртысыннан ВКП (б)ның Башкортстан өлкә комитеты нәшрияты оештырылып, Карл Маркс урамындагы киң билгеле 25нче йортка урнаштырыла. Республиканың төп гәзитләре, шул исәптән берничә көн элек кенә чыга башлаган “Кызыл таң” да шунда сыена.
Берничә елдан яңа Матбугат йорты төзелә. Аның адресын өлкән буын кешеләре яхшы хәтерли, әлбәттә. Пушкин урамы, 63. Ә типография Карл Маркс, 25тә эшләвен дәвам итә.
1967 елда Бөек Октябрь социалистик революциясенә 50 ел тула. Үзәк базар янындагы мәйданнан Октябрь проспектына чыгучы зур булмаган Диагональ урамы Октябрьнең 50 еллыгы дип үзгәртелә. Шул ук елда КПСС Үзәк Комитеты Уфаның нәкъ менә шушы урамында Гәзит-журналлар һәм редакция-нәшрият комплексы төзү турында карар кабул итә. Республика гәзитләренең 18 июнь санында шундый хәбәр басыла: “Шушы көннәрдә Уфада салыначак гәзит-журналлар комплексының проекты расланды. Аның авторы – Мәскәү “Гипрокнижнополиграф” институты коллективы. Комплекска урын Пархоменко һәм Октябрьнең 50 еллыгы (Диагональ) урамнары почмагында, ипподром территориясе янәшәсендә сайланган.
Комплекс өч объекттан торачак. 10 катлы редакция корпусы 36 метр биеклектәге каркас-панель конструкцияләрдән күтәреләчәк. Беренче-икенче катлар нәшриятның административ бүлмәләренә, бухгалтериягә тәгаенләнә. Җиде катта – редакцияләр. Өч катлы производство блогы. Бу ике объект ашханә, буфет, душ кабинетлары, медпункт, шәхси әйберләрне саклау камералары булган көнкүреш блогы белән тоташачак. Унынчы катта – конференц-зал, фойе, кинопроекцион бүлмә. Типографиядә, республика гәзит-журналларыннан тыш, Мәскәүдән фототелеграф аша тапшырылып, “Правда”, “Известия”, “Сельская жизнь”, “Комсомольская жизнь”, “Советская Россия” һәм “Труд” гәзитләре дә басылачак”.
1968 елның беренче көннәреннән үк биредә эш киң җәелдерелә. Журналист Муса Мөлековның “Кызыл таң”ның 14 гыйнвар санында беренче биттә басылган “Нигезе нык булсын” дигән репортажы да моны ачык раслый:
“Матбугат йорты төзелеше тирә-яктан биек койма белән уратылган. Урамга бары тик җир казучы экскаваторның туктаусыз гүләве һәм балта, чүкеч тавышлары гына ишетелә. Биредә хәзер аеруча җанлылык, машиналар бетон китерә башлады. Бу инде төзелеш эшенең чын-чыннан башлануы дигән сүз. Аңа берничә көн әзерлек барды. 3нче төзелеш трестының 7нче идарәсе вәкилләре бетон салу өчен такта калыплар ясадылар.
Нигез салуны тәҗрибәле төзүче Әхәт Собханкулов җитәкчелегендәге комплекслы бригада башкара. Ул 24 кешедән тора. Алар төрле яшьтә. Балта остасы Г. Фроловка, мәсәлән – 58, ә В. Остапчукка – 17 яшь. Бик тату коллектив бу.
Моңа кадәр бригада бик җаваплы эштә – Салават Юлаевка һәйкәл салуда эшләде. Аны яхшы сыйфатлы итеп башкарган Әхәт Собханкулов БАССР Югары Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән иде. Һәм менә яңа төзелеш...
...Бетон төягән машина котлован читенә саклык белән генә килеп туктады. Шофер кабинадан чыгып бригадирга дәште:
– Я, бушатыйммы?
– Азрак көт, туган, – диде тегесе. – Тартманы утыртсыннар әле.
Аста ашыгалар. Балта осталары Зөфәр Нуриев белән Григорий Фролов зур тартманы җиргә куйдылар да тигезләп беркеттеләр. Бу – нигезнең тәүге “баганасы”. Ә алар биредә 154. Шулар янына монолит тимер-бетон өстәлә.
Бераздан Ә. Собханкулов әмер бирде:
– Бушат!
Үзбушаткычтан киң такталар буйлап бетон коела. Гарифә Латыйпова, Разия Шәрәфиева һәм Нина Манькова аны тиз генә тигезләп куйдылар. Ә бригадир вибратор алып, бетонны тыгызларга кереште.
– Эш күңелле генә башланды, – диде ул бераздан маңгаендагы тирен сөртеп. – Болай барса, әйбәт булачак.
– Бүген бетонны 11 машина ташый, иртәгә 54 булачак, – дип сүзгә кушылды участок мастеры Гарифулла Дьяков. – Ике смена эшләячәкбез.
– Китереп кенә өлгертсеннәр, бездән эш тормас, – дип тәмамлады бригадир.
Әйе, аларның сүзе эштән аерылганы юк. Без кайтырга чыкканда төзелеш мәйданына чираттагы машина кереп килә иде инде”.
“Кызыл таң”ның җаваплы секретаре Мазһар Гыймадиевны төзелүче Матбугат йортының рәсми телдә әйткәндә, гәзит-журналлар нәшриятының директоры итеп тәгаенлиләр. Гыймадиевлар ХХ гасыр башында Татарстаннан Кырмыскалы районының Кабак авылына килеп төпләнгән. Өс һәм аяк киемнәре тегү осталары булып дан казанганнар. Гыйльметдин Гыймадиев авылда коллектив хуҗалык оештыруда актив катнашкан, аны колхоз рәисе итеп сайлаганнар. Аның улы Мазһар, Уфа полиграфия училищесында хәреф җыючы һөнәрен үзләштереп, туган районына кайта, аңа озакламый район гәзитенең җаваплы секретаре вазыйфасын йөкләтәләр. 1940 елда егет армиягә алына, Ерак Көнчыгышта ил сагында тора, 1945 елда Япониягә каршы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Аннан кайткач, “Колхоз юлы” гәзите мөхәррире итеп тәгаенләнә. Илленче еллар башында Югары партия мәктәбендә укып чыгып, “Кызыл таң”ның авыл хуҗалыгы бүлегенә хәбәрче булып эшкә килә, сәнәгать бүлеге мөдире дә була һәм җаваплы секретарь итеп күчерелә.
Мазһар Гыйльметдин улы гәзит-журналлар нәшрияты директоры булып 1981 елда пенсиягә чыкканчы 13 ел эшли. Һәм озак та тормыйча вафат була.
Нәшриятның баш инженеры итеп 1967 елда Мәскәү полиграфия институтын тәмамлап эшкә җибәрелгән Лев Обанин тәгаенләнә һәм бу вазыйфаны 18 ел башкара.
Гомумән төзелеш барышында нәшрият өчен кадрлар Мәскәү һәм Львов полиграфия, Омск политехник институтларында, Ленинград һәм Куйбышев полиграфия техникумнарында укытыла.
1970 елның декабрендә Матбугат йорты тулысынча төзелеп бетә һәм аның нәшрият өлеше файдалануга тапшырыла, Германиядән китереп урнаштырылган җиһазларда гәзит, журналлар басыла башлый. Бу датаны искә төшергәндә башка шундый уй да килә: кайчандыр СССРда иң куәтлеләрдән һәм үрнәклеләрдән саналган һәм әле рәсми атамасы “Башкортостан” республика нәшрияты типографиясе булган бу предприятиегә 2020 елның декабрендә 50 ел тулган икән. Алтын юбилей!
Инде менә матбугат йортының иҗади коллективлар эшләгән өлешенә ярты гасыр булып килә. Хәтер шушы еракта калган заманнарга әйләнеп кайта. 1973 елга...
Элегрәк – редакцияләрдән, инде килеп типографиядән дә бушаган ике катлы шактый зур бина (Карл Маркс урамы, 25) Матбугат йортында эшләүче егетләр, кызлар, шулай ук яшь гаиләләр өчен тулай торак итеп җиһазландырыла. Анда мин дә ярты гына ел – үземә аерым фатир биргәнче яшәп алдым (өйләнмәгән идем әле). Игътибарга лаек факт: редакцияләр кайда гына урнашса да, анда эшләүчеләргә якын-тирәдәге йортлардан яшәү урыны биреп килделәр, хәтта аерым йортлар төзеделәр. Әлеге Матбугат йортына редакцияләр күченгәндә аның каршындагы йортта журналистларыбыз (мәсәлән, Әнгам Атнабаев, Әгъләм Зараев), берничә техник хезмәткәребез яши иде инде. 1977 елда бер квартал аша гына 9 катлы бик зур йорт (Революцион урамы, 66), шуның ихатасында ук Матбугат йортының балалар бакчасы салынды. Озакламый Һалле округы урамында журналистлар-нәшриятчылар йорты төзелде. Башка йортлардан да даими рәвештә фатирлар бирү җаен таптылар. Кыскасы, Совет чорында шулай иде: редакциягә, типографиягә килгән егет һәм кыз, тулай торакка урнашып, тырышып кына эшләп йөрсә, бер, ике, өч бүлмәле фатирларны кайчан алачагын якынча чамалый иде инде. Иртәгәсе көнең ышанычлы, якты булса, тыныч кына эшлисең, иҗат итәсең.
Әйтүемчә, редакцияләр коллективлары яңа урынга күтәренке кәеф белән килде. Бөтен нәрсә ялт итеп, балкып тора. Коридорлар, бүлмәләр идәннәренә келәмнәргә кадәр җәелгән. Аларның һәрчак чиста булуына ничек ирешелде икән? Моңа мин әле торып-торып аптырыйм.
1975 елның башында, мәсәлән, бу бинада кемнәр, нәрсәләр урнашуы әле дә күз алдымда. Өченче катта – “Вечерняя Башкирия”, бишенчедә – “Совет Башкортостаны”, алтынчыда – “Кызыл таң”. Арытабангы өч катта – журналлар, комсомол һәм пионер гәзитләре. Болардан тыш өченчедә – главлит (цензура) оешмасы, буфет, җиденчедә – БАССР Журналистлар берлеге идарәсе, үзәк гәзитләр вәкиллекләре һәм телетайп бүлмәсе эшләде. Тугызынчы катның зур гына мәйданын күп дистә еллар буе тупланган һәм искиткеч тәртиптә тотылган уникаль китапханә биләде. Унынчы кат – конференц-зал.
Эш бүлмәсе ачкычын үзең белән йөртү гадәте ни өчендер булмаган. Беренче катта типография ишеге төбендә “вахта” дип аталган урында номерлар сугылган кадакларда эленеп торды алар. Һәркем үз ачкычын кергәндә алды, киткәндә элеп калдырды. “Кем син, кая барасың?” – дип сораучы да булмады. Хәер, анда кайчакларда гына йокымсырап утыручы әби, бабай еш кына бөтенләй булмый иде. Шуңа карамастан, нәрсәдер югалу, хилаф эш кылыну очракларын беркем хәтерләми. Чирек гасыр узып, әби-бабайларны кораллы милиция алмаштыргач кына телефоннар, компьютерлар урлана башлады...
Гәзиткә мәкаләләр әзерләү турында берничә сүз. Бу эшнең төп авырлыгы, әлегечә, бүлекләрдәге иптәшләргә төште. Үз хәбәрчеләр язганнарын хат итеп салдылар, ашыгыч очракларда рейс автобусы шоферына биреп җибәрделәр, ә автовокзалдан редакциянең яшь-җилкенчәге йөгереп барып алып килде. Бүлектәге берәрсенә әйтеп торып яздыру да гадәти хәл иде. Гомумән, гәзитнең беренче битендәге материалларда “Телефон аша” дигән сүзләр еш очрады. Редакцияләр штатында “стенографистка” дигән берәмлек тә булган. Миңа аларны күчерергә туры килмәде, наушник (колакчын) киеп машинкада басып утыручы дип күз алдына гына китерәм.
КПСС өлкә комитеты, БАССР Югары Советы Президиумы, Министрлар Советы указ, боерык, карар кебек нәрсәләрен гәзитләргә курьерлары аша җибәрде. “Матбугат секретаре”, “Матбугат хезмәте” дигән төшенчәләр ишетелгәне дә юк иде.
Өч гәзит өчен телетайп тасмасыннан Мәскәүдән килүче ТАСС хәбәрләре авырлыклар тудыра иде. Иртәгәсе сан бик иртә – сәгать 6-7ләрдә үк эшләнеп бетсә дә, җиденче каттагы телетайп эштән туктамыйча кайтырга ярамый. Ә ул, ашыгыч хәбәрләр көтелмәсә, сәгать 8дә туктый. 8дә эштән кайтып китү – сирәк эләгә торган шатлыклы хәл. Эш гадәттә 10га, 12гә, хәтта иртәнгә кадәр сузыла.
Матбугат йортында кемнәрнең, нәрсәләрнең кайда урнашу, эшләр барышы җәһәтеннән СССР таркалганга кадәр әллә ни зур үзгәрешләр булмады. Типография өлешендә, әлбәттә, техника, аппаратура, җиһазлар камилләштерелә барды. Чөнки гәзит-журналларның тиражы артканлыктан, аларны басу тизлеген арттырырга кирәк иде.
“Известия Башкортостана” гәзите, “Русский язык в башкирской школе” журналы барлыкка килеп, тиз вакыт эчендә ябылды. Туксанынчы елларда берничә гәзит һәм журнал оештырылып, редакцияләре төрле урыннарда булды. Аларның исән калганнары әле Матбугат йортына җыелып бетеп килә. Илле елдан артык өченче катта ныклап утырган “Вечерняя Уфа” гына башка урынга күчте.

Фәрит Фаткуллин.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас