+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
26 гыйнвар 2023, 08:10

"Минем бизнес" марафоны узачак

«Кече һәм урта эшкуарлык, шәхси эшкуарлык башлангычына ярдәм» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2023 елның 1 февраленнән 28 февраленә кадәр Башкортстанда беренче тапкыр «Минем бизнес» бизнес-марафоны узачак.

Чаралар Бөре, Баймак, Бәләбәй, Күмертау, Яңавыл һәм Югары Кыйгыда уза. Төбәк эшкуарлары өчен бушлай белем бирү проекты Башкортостанның «Минем бизнес» үзәге тарафыннан Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

- Без эшкуарларга ярдәм чаралары линейкасын даими рәвештә киңәйтәбез. Бушлай тренинглар, консультацияләр, уеннар үткәрәбез, анда алар үз компетенцияләрен арттыра ала. «Минем бизнес» бизнес-марафоны - яңа белем бирү программасы, ул катнашучыларга актуаль белем алу гына түгел, эшлекле танышулар даирәсен киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк, - диде эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.

Программа кысаларында эшкуарлар бизнес-план төзү буенча практикум узачак, бизнеска дәүләт ярдәме чаралары буенча консультацияләр алачак. Дәресләр тәмамлангач, катнашучыларга яңа күнекмәләрне үзләштерүне раслаучы сертификатлар биреләчәк. Шулай ук һәр шәһәрдә эшкуарлар белән консультацияләр уздыру, инвесторлар белән очрашулар һәм бизнеска дәүләт ярдәменең актуаль чаралары турында мәгълүмат бирү өчен социаль челтәрләрдә эшче төркемнәр формалаштырылачак. Марафонда катнашучылар проектларын озату 2023 елның 15 мартына кадәр дәвам итәчәк.

"Минем бизнес" марафоны узачак
"Минем бизнес" марафоны узачак
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас