Янгын сүндерүчеләргә 26 гыйнварда 11:20 сәгатьтә Дүртөйле районының Исмаил авылында Дербешинская урамындагы ике катлы күпфатирлы йортның бер фатирында янгын турында хәбәр килгән. Бу хакта Башкортстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә.
Янгын сүндерү барышында 60 яшьлек ир һәм 59 яшьлек хатын-кызның гәһдәләре табылган.
Ачык янгын 20 минут эчендә сүндерелгән. Урында тикшерү-оператив төркем һәм Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тикшерүчесе эшли. Янгынның сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.
Фото: gorobzor.ru сайтыннан.