+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 гыйнвар 2023, 11:35

Өч баласына ут төрткән...

Хатынга үч итәргә теләү кайбер ирләрне нинди генә кансыз адымнарга этәрми...

Өч баласына ут төрткән...
Өч баласына ут төрткән...

Шушы көннәрдә йөрәкләрне тетрәндерерлек вакыйга Нижегородка өлкәсендә була.

Дүрт ел элек Анастасия ире Владимирны ташлап китә. Бу ирнең мин-минлегенә тия, психикасын какшата, күрәсең. Ул бу хәл белән килешергә теләми һәм элекке хатынын эзәрлекли башлый.

Беркөн алкогольне чамасыз кулланган ир башында кансызлыгы белән шаккатырырлык план туа. Ул хатыны өч баласы белән яшәгән өй янына бара һәм әни кешенең төнге сменага эшкә киткәнен көтеп тора. Шуннан соң, балаларны куркытып, ишекне, тәрәзләрне шакый башлый. Кызлар әниләренә шалтырата.

Шулвакыт ир өйгә бензин сибеп чыга һәм ут төртә. Бәхеткә, балалар өйдән чыгуга ирешә. Нидер алырга теләпме, кансыз ир дә өйгә керә, ләкин төтенгә чәчәп, тиз арада кире чыга.

Соңыннан ир бу гамәлен хатыны өчен “эффектлы” видеоязма төшерергә теләве белән аңлата, ул балаларының әнисенә мөмкин кадәр авыррак булганын тели.

Владимирны кулга алганнар һәм җинаять эше кузгатканнар.

Фото: “phonoteka.org”

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: