Социаль челтәрләрдә М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты студентларының әти-әниләре 7нче тулай торактагы салкынга зарланган. Алар сүзләренчә, бүлмәләрдә температура нибары +14° тәшкил итә, шул ук вакытта хәвефсезлек кагыйдәләре буенча студентларга җылыткычлардан файдалану тыела.
“Балалар чалбар, йон оекбашлар һәм шапка киеп йоклый, ләкин барыбер өшиләр. Тулай торак комендантына берничә тапкыр зарландык, ләкин бернинди үзгәреш юк. Әгәр ошамаса, фатир арендалап торсыннар, ди, тик барысының да мондый мөмкинлеге юк. Аларга бу салкынлык аркасында гел чирләп йөрергәмени инде хәзер? Тәрәзәләр дымлылык аркасында күгәргән, идәннәр боз кебек, торбалар җылы, тик алардан файда юк. Җылыткычлар сатып алып килү дә тыела. Без мондый акчаны нәрсә өчен түләдек?” – дип аптырый студентларның әти-әниләре.
Университет вәкилләре билгеләп үтүенчә, аномаль салкыннар вакытында тулай торактагы бишенче катта түшәмәләр туңган.
“Әлеге мәгълүматны исәпкә алып, студентларны вакытлыча башка тулай торакка күчерү турында карар кабул ителде. 7нче тулай торакны ремонтлау зарурлыгы күптәннән туды, һәм былтыр аның түбәсенә капиталь ремонт, җылыту, су белән тәэмин итү һәм канализация челтәрләренә, бәдрәфләргә һәм душларга гомум суммасы 4 миллион 611 мең сумга ремонт үткәрелде. Килеп туган хәл тулай торак бинасының 5нче кат түшәмәләрен җылыту буенча өстәмә эшләр башкару зарурлыгын раслады. Алар 2023 елга ремонт планына кертелгән”, – дип белдерделәр БДПУда.
Кар явудан туктады кебек, әмма шәһәр һәм районнардагы хезмәткәрләр аның нәтиҗәләрен бетерүне дәвам итә. Кардан чистартырга кирәклеге турында мөрәҗәгатьләрне республика халкы социаль челтәрләрдәге постлар һәм “Дәүләт хезмәтләре. Бергә хәл итәбез” кире элемтә платформасы астында калдыра. Бер атнада ЦУР мәгълүмат системалары юллар темасына 809 хәбәр теркәгән. Күпләре инде эшләнгән, бер өлеше әле эштә.
Уфада Дәүләткилдиев бульварыннан Энтузиастлар урамына кадәр, шулай ук Яр буе урамы, 3 адресы буенча юлларны чистарттылар. Әйтергә кирәк, коммуналь хезмәтләр һәрвакытта да эшне планлаштырылганча башкарып чыга алмый. Сәбәбе – кайбер машина хуҗалары транспортларын чистарта торган урыннан вакытында алмый. Шуңа күрә территорияне җыештырырга килгән техниканы күрсәгез, машинаны башка урынга күчерергә кирәк.
Благовещен шәһәрендә “17нче кибет” тукталышына хәзер павильон куелды. Бер хатын-кызның, павильон юк һәм пассажирларга ачык һавада транспорт көтәргә туры килә, дигән мөрәҗәгате социаль челтәрләрдә былтыр 1 декабрьдә теркәлгән. Башкортстан ЦУРы аны Благовещен районы хакимиятенә тапшырган.
Октябрьнең 50 еллыгы урамындагы тукталыш урнашкан юлның үткән елларда “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты кысаларында төзекләндерелүе ачыкланды. Хакимият тукталыш павильоннарын да алыштырырга ниятләгән, шуңа күрә искесен сүткән. Декабрьдә район хакимияте павильон сатып алуга контракт төзегән. 22 декабрьдә районның Карап-тоту һәм төзекләндерү идарәсе хезмәткәрләре аны урнаштырган.
Алда – тиз реакция таләп итә торган фаст-трекларның ике мисалы. 21 гыйнварда иртә белән Черниковская урамындагы 21нче йортта яшәүчеләрнең берсе социаль челтәрләрдә су булмауга зарланган. Хәбәрне Башкортстан ЦУРы системалары теркәгән. Калинин районы хакимияте һәм “Уфаводоканал” хезмәткәрләре аны эшкә алган. Суны өзүнең сәбәбе авария булган. 18:30 сәгатьтә “Уфаводоканал” хезмәткәрләре авария нәтиҗәләрен бетергән һәм су бирүне тергезгән.
Уфада Ульяновлар урамы, 31 адресы буенча тагын бер авария теркәлгән. Социаль челтәрләрдә уфалы “Балалар китапханәсе” тукталышында юлда су агып ятуга зарланган. Бу урынга “Уфаводоканал” хезмәткәрләре чыккан һәм җитешсезлекне тиз арада бетергән.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.