

Күпфатирлы йортлар күп булган авыллар өчен мунча ачу мәсьәләсе көнүзәк булып кала. Прибельский авылында яшәүчеләр дә бу вакыйганы күптән көтте.
Мондый идеяне Екатерина һәм Олег Кудряшовларга ул вакытта Прибельский авылы биләмәсе башлыгы булып эшләгән Рамил Әхмәтов җиткерә. Эшкуарлар моңа кадәр үзләренең кибетендә ит сату белән шөгыльләнә. Рамил Рафаил улының тәкъдиме аларда зур кызыксыну уята һәм малтабарлар бу эшкә тотынырга карар итә.
Әлбәттә, проектны тормышка ашыру өчен 6 миллион сумнан артык акча тотынылган. Ул акчаның аклануы турында әйтү авыр, ләкин алар төзегән мунча урындагы халыкка бик кирәк иде. Бүген мунчага ихтыяҗ зур. Киләчәктә Кудряшовлар күрсәтеләчәк хезмәтләр даирәсен киңәйтергә һәм бинаның икенче катында бильярд бүлмәсе һәм кафе ачарга ниятли.