

Башкортстан Башлыгы грантлары фонды 1 февральдә беренче конкурска гаризалар кабул итә башлаячак.
Конкурста республиканың Гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүдә катнашучы һәм 2023 елда социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыручы коммерциягә карамаган оешмалар катнаша ала. Конкурс беренче тапкыр яңа мини-грант форматында уздырылачак.
Башкортстан Башлыгы грантлары конкурсын үткәрүнең яңа форматы яшь коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм итү, халыкның локаль социаль проблемаларын хәл итү, шулай ук элегрәк грант ярдәме ала алмаган оешмаларга үсеш мөмкинлеген бирү өчен сайланды.
Конкурста заявка биргән вакытта кимендә 3 айга дәүләт регистрациясе булган, шулай ук 2022 елның 1 гыйнварыннан 2023 елның 1 февраленә кадәр Башкортстан Башлыгы грантлары фонды, Президент грантлары фонды һәм Мәдәни инициативалар Президент фонды конкурсларында җиңүчеләр булмаган коммерциягә карамаган оешмалар катнаша ала.
Конкурста катнашучы дәгъва белдерә алган максималь сумма - 500 мең сум. Конкурсның гомум бюджеты 25 млн. сум тәшкил итә.
Элемтә өчен телефоннар:
Проектларны тормышка ашыру һәм алып бару бүлеге: + 7 903-311-69-37;
Финанс бүлеге: + 7 967-453-92-72;
Мәгариф программалары, анализ һәм планлаштыру бүлеге: +7 967-453-92-59.
Фото: abon-news.ru