

Әмма Эльмираның килене Дилүсә түгел. Бу хакта ул «Шәһри Чаллы» гәзитенә хәбәр иткән.
«Кичә Альбертның сүзләрен укып шаккаттым. Ул гына да түгел, нәрсә генә дип шалтыратмыйлар һәм смслар язмыйлар безгә. Миңа, үлгән кешенең киемен киеп йөрисең, дип яла ягалар. Мин бөтенләй 42нче үлчәм киям, Эльмираның киемнәре 48-50нче үлчәмле. Аннары бөтен алтыннары да кызы Дианага калды. Ул аларны такмый, шулай да, алар анда. Бәлки, үскәч кияр. Ә күлмәкләре, париклары – әнидә. Алар тартмаларга җыеп куелган. Дима аларны үзе бирде. Күңеленә авыр булмасын өчен булса кирәк, барысын җыеп тапшырды.
Ул күлмәкләрне сорап кайдан гына шалтыратмыйлар. Эльмирага 40 көн дә булмаган иде. Әнигә болай да авыр. Бәлки, Альбертка каты бәрелгәндер. Ул бу сүзләрне күңеленә якын алган булса кирәк. Шулай да киемнәрне кая кую мәсьәләсен хәл итү мөһим. Аксубай районы Ибрай авылында клубта музей кебек почмак ачмакчылар. Аларны шунда да сорыйлар. Әни нәрсә дияр? Әлегә аның кайгысы түгел», - ди ул.
Тиздән Эльмираның туган көне һәм вафатына 51 көн булачак 5 февраль җитә. Наил кызы Эльмира рухына догада булыйк.
Бу хакта: shahrichalli.ru