+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
2 Февраля 2023, 13:57

Февральдә бураннар көтеләме?

Русия синоптиклары һава торышы буенча февраль аена үз фаразларын белдерде.

Февральдә бураннар көтеләме?Февральдә бураннар көтеләме?
Февральдә бураннар көтеләме?
Русия "Гидрометеорология" үзәге мәгълүматлары буенча, февральдә Башкортстан буенча уртача айлык һава температурасы якынча –11,7 градус булыр дип көтелә. Айлык явым-төшем нормада булачак: 20-40 мм чамасы.

Якын арадагы һава торышына килгәндә, бүген, 2 февральдә, урыны белән кар явачак. Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан, талгын. Һава температурасы -6,-11, урыны белән -1 градуска кадәр булачак.

Иртәгә, 3 февральдә, явым-төшем булмаячак. Җил көньяк-көнчыгыштан, талгын. Төнлә термометр баганалары -10,-15, аязытканда -23, көндез -3,-8, урыны белән -13 градуска кадәр җитәчәк.

4 февральдә урыны белән кыска вакытлы кар явуы, юлларда бозлавык булуы көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан, талгын. Һава температурасы төнлә -8,-13, аязытканда -16,-21, көндез -1,-6, көньяк-көнчыгышта -11 градуска кадәр салкын булачак.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас