

Сишәмбе көнне Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров атналык оператив киңәшмә үткәрде. Анда республика үсешендәге көнүзәк мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Уфада төзеләчәк гомум мәйданы 146 мең квадрат метрдан артык булган студентлар кампусы бизнесны, фәнне һәм алдынгы белем бирү тәҗрибәсен җәлеп итү һәм интеграцияләү мәйданчыгы булачак. “Кампус Башкортстанның прогрессив үсешенә этәргеч бирер, дип өметләнәбез. Без беренче чиратны 2023 ел ахырында ук сафка кертергә йөкләмә алдык. “IQ паркы” эшләп китәргә тиеш. Кампусны тулысынча 2025 елда тапшырырга планлаштырабыз”, — диде Андрей Назаров.
Башкортстан Башлыгының Социаль коммуникацияләр буенча идарәсе җитәкчесе Елена Прочаковская республика халкыннан килгән мөрәҗәгатьләр һәм шикаятьләр турында бәян итте. Дүшәмбе көнне ситуацион үзәккә шалтыратулар кискен арта. Әйтик, 23 гыйнварда 6190 шалтырату теркәлгән. Чагыштыру өчен: ял көннәрендә нибары 137 һәм 163 шалтырату булган. Төп тема — амбулатор-поликлиника ярдәме (5969 шалтырату). Халыкка шуны да искәртергә кирәк: табибларга эш көннәрендә генә түгел, ял көннәрендә дә язылырга мөмкин. Халыкны борчыган темаларның берсе мобилизацияләнүчеләр белән бәйле.
“Отпуск белән бәйле сораулар күп булды. Хәзер актив ял чоры башланды: мобилизацияләнгәннәр дә, иреклеләр дә кайта. Халыкта безнең ирләребез һәм туганнарыбыз кайчан кайтачак, дигән сорау туа, — диде Елена Прочаковская. — Госпитальләрдә дәваланучы яралыларны эзләү белән бәйле сораулар да бар. Без бу мәсьәләләрне хәл итәбез, эш системага салынган”.
Узган елдан башлап Башкортстан территориясендә санлы тигезсезлекне бетерү буенча федераль программа тормышка ашырыла. Проектның асылы — кәрәзле элемтә һәм Интернетка мобиль керү хезмәтләрен тәэмин итү өчен 100-500 кеше исәпләнгән торак пунктларда 4G стандартының база станцияләрен урнаштыру. Исемлеккә республиканың 1600гә якын торак пункты керде, Русиянең барлык субъектлары белән чагыштырганда, бу – иң зур сан. Бу хакта киңәшмәдә санлы үсеш министры Геннадий Разумикин белдерде. Аның сүзләренчә, агымдагы елның беренче кварталында республиканың 130 торак пунктында кәрәзле элемтә һәм Интернетка мобиль керү мөмкинлеге барлыкка киләчәк, тагын 117сендә – ел дәвамында.
Башкортстанда “Алга” бердәм республика картасы проектын тормышка ашыру дәвам итә. Республика халкы 725 меңнән артык шундый карта сатып алган да инде, моннан тыш, 450 меңнән артык мәктәп укучысы картасы бирелгән. Проект 2019 елда гамәлгә ашырыла башлаганнан алып, “Алга” картасы буенча 11 миллиард сумнан артык суммага 450 миллионга якын сәяхәт кылынган.
Башкортстанның кулланучылар базарындагы инфраструктура ел саен үсә, дип ассызыклады сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры Алексей Гусев. Бүгенге көндә республикада якынча 45 мең төрле кибет, матурлык салоны, ателье, кафе, ресторан, ашханә, башка көнкүреш хезмәтләре күрсәтү остаханәләре һ.б. бар. Узган елның тугыз ае йомгаклары буенча, бу өлкәгә инвестицияләр күләме, 2021 елның шушы чоры белән чагыштырганда, 9,2 процентка арткан һәм 4 миллиард сумга җиткән.
Министр ассызыклавынча, кулланучылар базары өлкәсе Башкортстан икътисадында мөһим урын алып тора. Тулай төбәк продуктының 13 проценты нәкъ менә аңа туры килә. Хәзерге вакытта сәүдә белән 300 меңнән артык кеше шөгыльләнә, яисә, республика икътисадында мәшгуль халыкның биштән бер өлеше.
“Без Русия субъектлары арасында инфляция дәрәҗәсе буенча позицияләребезне яхшырта алдык. Узган ел башында кулланучылар бәяләре индексы буенча без төбәкләр арасында 55нче урында булсак, декабрьгә позицияләребезне 20нче урынга кадәр яхшырттык. Бәяләрне тотрыклыландыру өчен сәүдә оешмалары һәм тармак ассоциацияләре вәкилләре белән даими рәвештә очрашулар һәм киңәшмәләр уздырылды. Узган ел төбәк сәүдә челтәрләре федеральләрнеке белән беррәттән социаль әһәмияткә ия азык-төлек товарларына өстәмә хакны чикләү турында меморандум төзеде. Ул ел дәвамында эшләде. Русиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте мәгълүматларына караганда, нәтиҗәдә федераль сәүдә челтәрләрендә социаль әһәмияткә ия продуктларга өстәмә бәя 5,5 процентка кадәр кимегән”, — дип ассызыклады министр.
“Башкортстанда узган ел кош гриппы очрагына юл куелмады, Африка дуңгызы чумасының бер чыганагы теркәлде”, — дип хәбәр итте республиканың ветеринария идарәсе җитәкчесе Азат Җиһаншин.
Республикада эре дуңгызчылык предприятиеләре җиде районда урнашкан, аларда хәвефсезлек чаралары күрергә кирәк. Әйтик, дуңгызчылык комплекслары тирәсендә 30 километрлы буфер зоналар эшләргә, аларда кабан дуңгызлары булырга тиеш түгел. Яклану тиешле дәрәҗәдә оештырылмаган предприятиеләрне башка авыл хуҗалыгы терлекләрен тотуга профильләштерү, шулай ук шәхси хуҗалыкларда дуңгыз үрчетмәү яхшырак. Республикада Африка дуңгызы чумасының бары тик бер генә очрагы теркәлсә, шундый ук очраклар күрше төбәкләрдә, Башкортстан дуңгызчылык комплексларыннан 100 чакрым ераклыкта булган.
2021 елда Башкортстанда кош гриппының биш очрагы ачыкланган.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.