+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
4 февраль 2023, 06:49

Юлда янә үлем...

Коточкыч юл транспорт һәлакәте Стәрлетамак районында булган.

Юлда янә үлем...Юлда янә үлем...
Юлда янә үлем...

Стәрлетамак районында «Лада Приора» водителе йөк машинасы белән бәрелешкәннән соң үлгән. Авария Уфа - Ырынбур автомобиль юлының 151нче чакрымында булган.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, «Лада Приора» машинасында 31 яшьлек ир-егет каршы як полосадан килүче «Скания» йөк машинасы белән бәрелешкән. Арытаба йөк машинасы артыннан барган «Ниссан Кашкай» машинасы да аларга килеп төртелгән.

"Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел автомобиль водителе алган җәрәхәтләрдән үлгән. Һәлакәт урынында тикшерү-оператив төркем эшли. Авариянең төгәл сәбәпләре ачыклана" - дип хәбәр иткән «Башинформ» агентлыгына ЮХХДИ матбугат хезмәте.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас