

Физкультура укытучысы бер сабакташыма, "Син нәрсә, авырлы хатын кебек кыйланасың!", - дип җикергәне хәтердә. 16 яшьлек кыз балага! Укытучыларның сүз тидергесез бик абруйлы заманы иде ул. Бер төркем кызлар кочаклашып елаштык та, бетте бугай ул вакыйга. Ә Зәмирә җавабын тапкан. Шунда ук аның максатчан булып, зур үрләргә ирешәчәге билгеле булган, күрәсең.
«Авылда мәктәптә укыган вакыттагы бер эпизод истә калган. Бер укытучы мине, нишләптер, яратмый иде. Дәрес саен бер сәбәп табып кыерсытуда иде бар эше. Югыйсә, начар да укымый идем. Активист, җырлыйм, биим, сөйлим. Бер олимпиададан, конкурстан калмыйм. Шулай бер вакыт дәрестә кемнең нинди хыялы бар – шул турыда сөйләшәбез. Чират миңа җитте, мин инде канатланып сөйләгәнмендер инде шунда… Шул вакыт укытучы апа шаркылдап көлеп җибәрде.
«Син, бозау караучы (әни берара мал комплексында бозаулар карады) кызы, кая үреләсең?! Син шул авыл башына, әниең янына бозау карарга менсәң генә инде», – диде ул.
Минем күздән яшь бәреп чыкты, гарьләнүдән түгел, әнине кызганудан. Әни иртәнге сәгать 5тә торып (Башкортстан вакыты, ә Мәскәү вакыты белән 3.00), йорттагы мал-туарны карап, салкында җәяүләп фермага бозаулар карарга менеп китә. Арып, силос белән сенаж исенә батып кайтып керә. Ә бу – җылы класста, җитмәсә, үзенчә мыскыл итә. Шунда мин аптырап калмадым: «Минем әни мәктәпкә төшеп «Башкортстан культурасы» фәнен укыта ала, ә менә сез бозау карый алмыйсыз», – дидем.
Әй тузынды, әй дулады, «әниең белән кил» дип куып чыгарды. Әни эштә, дәү әни белән килдек. Бу апаң сөйләп бирде мин әйткәнне генә, ә үзе әйткәннәрне сөйләүне кирәк санамады. Өйгә кайткач, әнидән укытучыга каршы дәшкән өчен тагын эләкте. Сине якладым, дип әйтеп торам.
«Мин эштән оялмыйм, синең тәрбиясезлегеңнән оялам», – диде шунда. Ул чакта әнигә аптыраган идем. Хәзер аңлыйм!
Шулай да әнине яклап дөрес эшләгәнмен бит? Күп тә үтмәде әни клуб мөдире булып эшли башлады. 30 ел Башкортстан мәдәниятенә хезмәт итте», – дип балачак хатирәсе белән уртаклашкан ул социаль сәхифәсендә.