-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 февраль 2023, 22:20

“Чагу кыш” балачакка алып кайтты

Кырмыскалы районының Күлләр авылында милли уеннар һәм спорт төрләре буенча районара “Чагу кыш-2023” фестивале узды. Күләмле чараны үткәрү урыны итеп әлеге авыл юкка гына сайланмады: нәкъ ул, “Аек авыл” конкурсының район этабында җиңүче буларак, Кырмыскалы данын республика күләмендә яклый.

“Чагу кыш” балачакка алып кайтты
“Чагу кыш” балачакка алып кайтты

Милли уеннар фестивале биредә тәү тапкыр оештырылуга карамастан, ул бик мавыктыргыч килеп чыкты. Кырмыскалы районы башкортлары корылтае рәисе Илмира Галиәхмәтова билгеләвенчә, әлеге фестиваль күңел ачу чарасы буларак түгел, ә халыкны берләштерү, сәламәтләндерү, милли йолаларны, гореф-гадәтләрне саклау һәм киләсе буыннарга тапшыру нияте белән үткәрелә.

Хуҗаларның ныклы әзерлеге, ихлас каршы алулары килгән кунакларга – Архангель, Авыргазы, Гафури районнары командаларына үзләрен биредә иркен һәм ышанычлы тоярга булышлык итте. Кунакларга Кырмыскалы районының иң аек авылы – Күлләр, бәйрәм уздырылган биләмә хуҗалары – Ефремкино, күршедәге Алайгыр авыллары һәм Авыргазы күппрофильле колледжының Кырмыскалы филиалы командалары белән көч сынашырга туры килде. Ләкин бу көнне барлык ярышлар да дустанә мөнәсәбәттә һәм җылы атмосферада үтте. Беркем дә хис-тойгыларын яшерә алмады: һәркемнең тәэссоратлары йөзендә ихлас елмаю, шатлыклы көлүләр белән чагылыш тапты. Мәсәлән, Архангель районының Абзан авылыннан килгән командага сокланмаган кеше калмагандыр. Урындагы мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Өмет” халык театры режиссеры Вәлимә Өметбаева – команданың җаны. Аңардан бөркелгән нур, позитив шулкадәр көчле һәм “зарарлы” иде – якын-тирәдә торучылар да аның тәэссиренә эләкте.

Авыргазы районы командасының да кәефе күтәренке иде. “Вакытны күңелле дә, файдалы да үткәрәбез! Нинди мавыктыргыч чара!” - дип тәэссоратлары белән уртаклашты ут-күршеләребез. Ә Гафури районы командасы милли киемнәрдә килгән иде, ләкин бу аларга уеннар уйнаганда бернинди уңайсызлык тудырмады. Киресенчә, алар барысыннан да аерылып торды.

Районда яшәүче төрле милләт: татар, башкорт, урыс, мордва, чуваш ихаталарында беренче карашка гына гади күренгән, әмма халыкның тормыш-көнкүрешен ачык чагылдырган уеннар тәкъдим ителде. Мәсәлән, чуваш ихатасында командаларга һәрвакыт хәрәкәт итәргә кирәк иде, чөнки “Билбау” уены шулай уйнала. “Чылбырны өз” уены да күпләргә яхшы таныш, татарларда ул “Ак тирәк, күк тирәк” уенын хәтерләтә. Шулай ук татар ихатасында капчык киеп, кашыкка йомырка салып йөгерү, көянтәләп су ташу кебек уеннар тәкъдим ителде. Ләкин уен да бу көнне уен эш булмады шул, анда катнашучыларның һәммәсе җиңү өчен тырышты.

Милли ихаталардагы уеннардан тыш, оештыручылар тагын бер спорт төре кертеп, фестивальнең җиңүче командасын билгеләде. Аркан тартышуда архангельлеләргә тиңнәр булмады: алар көч белән генә түгел, тактик яктан дөрес эш итүләре нәтиҗәсендә җиңүгә иреште.

“Чагу кыш-2023” районара фестивалендә катнашучы командалар төрле номинацияләр буенча билгеләнде. Авыргазылылар иң җитезе булса, колледж студентлары позитивлык белән алдырды, архангельлеләр – иң көчле команда, ә Алайгыр авылында яшәүчеләр татулыгы белән аерылып торды, Гафури районы командасы “Иң тотрыклы команда” буларак танылды, ә хуҗалар – Күлләр авылы командасы аеруча актив булды. Үз өеңдә стеналар да көч бирә, диләр бит. Бу көнне дә шулай булды, күрәсең.

Бүләкләрне һәм дипломнарны тапшырып, район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Исәнбаева барлык катнашучыларга рәхмәтен җиткерде.

- Бу чара безне тагын да берләштерде, дуслаштырды, якынайтты. Киләчәктә дә шулай бердәм булып яшик. Иң мөһиме – күкләребез аяз булсын, хәрбиләребез исән-имин туган якларына әйләнеп кайтсын! - дигән теләкләрен җиткерде Гөлнара Мәкъсүт кызы, кунаклар белән саубуллашып.

Чынлап та, әлеге фестиваль берничә сәгатькә булса да балачакка әйләнеп кайтырга, гомеребезнең иң күңелле һәм иң чагу вакытларын искә төшерергә мөмкинлек бирде.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: