+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 февраль 2023, 16:00

"Апа, иремне тартып алалар!"

Ни әйтергә сиңа, сеңелем... Менә бер тарих, бәлки файдасы тияр.

"Апа, иремне тартып алалар!"
"Апа, иремне тартып алалар!"

"И-и-и, күрде инде башкайлар! Тормыш дигәнең гел баштан гына сыйпап тормый шул, кайчакта артыңа да тибеп җибәрә. Менә шул чакта йә егылып каласың, йә бөтен көчеңне учыңа җыеп торып басасың да, тагын яшәү өчен көрәшә башлыйсың. Мине дә төртеп ега язды ул. Әмма авызымда кан булса да, кеше алдында төкермәдем, эчемдәге җан ярасын берәүгә дә күрсәтмәдем. Бөтен теш-тырнагым белән тартышып, барыбер үз дигәнемә ирештем, сынмадым-сыгылмадым.

Иремне тартып ала яздылар. Аның читкә йөрүен сизенә башлагач, эшендәгеләрдән сораштыра башладым. Берсе дә белми, сизми икән. Әмма хатын иренең гулять иткәнен белмиме соң! Соңыннан ачыкладым: эшендәге хисапчы белән типтерә икән. Шуның кочагына кереп кайтуын белсәм дә, дәшмәдем, түздем. Ирем холыксыз кеше түгел, эчеп, котырып та йөрмәде. Теге хатын яныннан бәхетле булып кайта иде дә, ятып йоклый иде.

Шулай күп еллар буе иремнең сулга йөрүенә түзеп яшәдем. Бервакыт көндәшемнең юбилей үткәрәсен белдем. Иремне дә чакырган. Менә шул көнне иремә тавыш куптардым. “Бүтәннәр ирләре, хатыннары белән бара икән, нишләп син мине алып бармыйсың?” – дидем. Ирем аклы-күкле булды. Сөяркәсенең юбилеена ничек мине алып барсын инде ул?! Бәлки ул анда аның янында табын түрендә утырырга җыенган булгандыр. Тегенең ире юк бит! Ир ролен башкарасы булгандыр.

Ничек итсәм иттем, әмма бардым мин ул бәйрәмгә. Ирем тәмәке тартырга чыгып киткән арада теге хатын янына барып утырдым. Теге сискәнеп китте, китмәкче булды. Кулыннан эләктереп алдым да: “Әйдә, утыр, сөйләшик. Мин сиңа иремне бирмим, аң бул!” – дидем. Сүз арасына сүгенү сүзләре дә куштым. Шулвакыт теге хатынның йөзе кап-кара булды. Бәйрәм рухы бетте, ул ахырга кадәр шулай күңелсезләнеп утырды".

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: