"Хезмәткәрләр җитәкчелектән хезмәт хакын арттыруны сораудан мәгънә күрми (36 процент), сорый белмиләр яки оялалар (21 процент)", - диелә тикшеренүдә. Респондентларның 15 проценты билгеләп үткәнчә, алар агрессия һәм эштән азат ителү ихтималы аркасында җитәкчелеккә мөрәҗәгать итәргә курка, ә тагын 15 проценты әлеге вакыт моның өчен яраклы түгел дип саный.
Билгеләп үтелгәнчә, хезмәт хакын арттыруны сораганнарның 21 проценты моны елга бер тапкыр эшли, ә7 проценты - алты ай саен. "Калган респондентлар нәтиҗәләргә һәм казанышларга карап мөрәҗәгать итә", - дип ачыклый экспертлар. Моннан тыш, кайбер эш бирүчеләр эштән китәргә җыенучы хезмәткәрләргә хезмәт хакын үзләре күтәрергә әзер.
Җитәкчелекнең аларны шул рәвешле эштә тотып калырга омтылуы турында хезмәткәрләрнең 21 проценты сөйләде. Әмма сораштырылучыларның күбесе (58 процент) мондый хәл белән очрашмавын хәбәр итте. "Эш бирүче хезмәт хакын күтәрү ярдәмендә эштән китүдән тыеп калырга омтылган хезмәткәрләр нигездә финанс, хезмәт күрсәтүләр, сәнәгать, төзелеш, юриспруденция, сәүдә, медицина һәм мәгариф өлкәсендә эшли", - диелгән материалда.
Фото: dzen.ru