-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 февраль 2023, 16:34

Тезләнеп таламыйлар, талагач, тезләнмиләр (видео)

Әлшәй районында бер каракка балаклы башлык та ярдәм итмәгән.

ИА "Башинформ"
Фото:ИА "Башинформ"

Әлшәй районында мылтыкка охшаган предмет белән коралланган ир Шафран станциясе бинасын таларга булган. Ләкин шунда ук аңа уңыш артын борган.

Каракның уңышсыз җинаяте видеокүзәтү камерасы объективына эләккән. Язмада кара курткадагы, башына балаклава кигән ирнең бинага кереп, шунда ук тезенә егылуы күренә. Аннары ул тора, мылтыкны касса ягына юнәлтә. Бер секундка күренгән хезмәткәр шунда ук ишеген бикләп яшеренә. Беркемне дә куркытасы калмый. Кораллы ир ябык ишекне ачарга маташып карый да, чыгып китәргә мәҗбүр була, инде талыйсы да, тезләнәсе дә калмый, бары тик - закон алдында җавап бирәсе генә.

«Әлеге хәбәр буенча тикшерү-оператив төркем чыкты. Полицейскийлар тарафыннан 44 яшьлек кеше тоткарланган. Аның мылтыгы һәм балаклавасы тартып алынды. Хәзерге вакытта җинаять эше кузгатылды. Чик кую чарасы сайлана», - дип хәбәр итәләр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында.

Балаклы башлыклар кигән булган, хөрәсән.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: