+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 февраль 2023, 08:36

"Башкача пычак алма, яме, әни!"

Уфа автовокзалында бер хатын баласына пычак белән янаган.

"Башкача пычак алма, яме, әни!"
"Башкача пычак алма, яме, әни!"

3 февральдә сәгать төнге уникеләрдә полициягә Көньяк автовокзалның хезмәткәрләр өчен бүлмәсендә балигъ булмаган балалы билгесез хатын-кыз булуы турында хәбәр килә. Вокзал сакчылары бүлмәне бушатуны сорагач, билгесез хатын пычак белән яный башлый.

"Беренчел мәгълүматларга караганда, хатын, кулына пычак тотып, үзенә һәм балага тән җәрәхәтләре китерә язган. Патруль-пост хезмәте хезмәткәрләре хатынны тынычландырырга тырышкан. Ләкин ул үзен ярсу һәм агрессив тоткан, пычагын селтәгән, аны кулына куеп, үзенә җәрәхәт салу белән куркыткан. Полицейскийлар аның хокукка каршы гамәлләрен туктаткан", — дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Урында төшерелгән видеодан күренүенчә, хатынның 5 яшьлек кызы аны башкача кулына пычак алмаска үгетли. Хокук сакчылары аны киендерә башлагач, баланың аяк киемнәре булмавы ачыклана. "Берсе югалды, берсе каядыр торып калды", - ди кызчык.

Авыргазы районында яшәүче 37 яшьлек бу хатын вак хулиганлык һәм ата-ана вазыйфаларын үтәмәгән өчен җаваплылыкка тартылган булган инде.

Полицейскийлар аны махсус учреждениегә алып килгән медиклар бригадасына тапшырган. Баланы туганнарына алып барып биргәннәр. Хәзер тикшерү үткәрелә, аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: