Тематик ел «Атайсал» проектының дәвамы булды, ул 2021 елда төбәк җитәкчесе башлангычы белән старт алды һәм үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте. Ел ярым эчендә 900 миллион сумлык проектлар тормышка ашырылды. 2023 ел башыннан «Атайсал» порталында теркәлгән проектлар саны артты һәм хәзер 14 меңнән артык тәшкил итә. Бу - авыл мәчетләрен тергезү яки төзүгә, храмнарны, спорт һәм балалар мәйданчыкларын ныгытуга, музейлар, парклар, ял зоналары булдыруга, спорт һәм музыкаль чаралар уздыруга, балаларга патриотик тәрбия бирүгә, яшьләр белән эшләүгә, мобилизацияләнүчеләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлтелгән проектлар.
17 февральдә «Атайсал» проектында катнашучылар Туймазы шәһәрендә очрашачак. анда «Минем кече Ватаным – Атайсал» өченче муниципаль форумы узачак. Анда 11 муниципалитет вәкилләре катнашачак (Октябрьский шәһәре, Әлшәй, Бакалы, Бәләбәй, Бишбүләк, Бүзәк, Ярмәкәй, Дәүләкән, Туймазы, Чакмагыш һәм Шаран районнары).
Эшлекле өлештә "түгәрәк өстәл"ләр, яшьләр өчен секцияләр, «Тамыр» телестудиясеннән мастер-класс, авыл биләмәләре башлыклары һәм эшкуарлар өчен страт-сессия һәм «Атайсал» дискуссия мәйданчыгы планлаштырылган.
Проект Башкортстан Республикасы Башлыгы грантлары фонды ярдәме белән тормышка ашырыла.
Фото: Башинформ