+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
9 февраль 2023, 10:40

Үтереп, келәмгә төреп чыгып киткәннәр

Тәүдә ирләр бер хатын-кыз белән танышып, анда 3 көн кунак була.

Үтереп, келәмгә төреп чыгып киткәннәрҮтереп, келәмгә төреп чыгып киткәннәр
Үтереп, келәмгә төреп чыгып киткәннәр

Белоретта 43 яшьлек ирне алкоголь алырга акча бирүдән баш тарткан өчен үтергәннәр. Бу хакта төбәк Тикшерү комитеты һәм Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән сөйләделәр.

Тикшерү версиясе буенча, шикләнелүчеләр өч көн элек танышкан хатын-кызда кунакта булган. Алар өчәүләп исерткеч эчемлекләр эчкән, кайсыдыр вакытта хуҗа хатын фатирдан чыгып киткән, ә ирләрнең спиртлы эчемлекләр өчен акчасы беткән. Ир-егетләр акча алыр өчен күршегә кергәннәр. Тегесе акча бирүдән баш тарткан, җинаятьчеләр аны кыйнаган, ә аннары муенына һәм күкрәгенә пычак белән сигез тапкыр кадаганнар.

Ирләр фатирны тентегән, акча, кесә телефонын һәм хәтта көнкүреш техникасын алып чыгып киткәннәр. Зыян күрүченең мәетен келәмгә төреп, фатирда бүлмәдә калдырганныр. Аннары җинаятьчеләр табынны дәвам иткән. Икенче көнне шикләнелүчеләр үз киемнәрен һәм үлгән кешенең документларын яндырган, ләкин, гәүдәдән котылырга өлгермичә, Магнитогорскига киткәннәр. Анда аларны социаль адаптация үзәгендә тоткарлыйлар.

Шикләнелүчеләр элек хөкем ителгән ике ир-ат булып чыккан - 29 яшьлек уфалы һәм 36 яшьлек Пенза кешесе, соңгысы элегрәк үтерү өчен хөкем ителгән булган инде. Аларга "төркем тарафыннан кылынган үтерү" мәддәсе буенча гаепләү белдерелгән, икесе дә хәзерге вакытта сак астында.

Фото: newsbash.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас