Очрашуда төрле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, хәрби хәрәкәтләр алып бару зонасында кирәкле эшләнмәләр җитештерүчеләр, шулай ук, М. Шәйморатов һәм А. Доставалов исемендәге иреклеләр батальоннары сафындагы хәрби хезмәткәрләр катнашты.
Бу көнне махсус рәвештә Дәүләт җыелышы-Корылтай йорты фойесында урындагы җитештерүчеләр продукциясе күргәзмәсе оештырылды. Анда төрле формалар, камуфляж челтәрләре, палаткалар, жилетлар, аяк киемнәре һәм Башкортстанда җитештерелә торган һәм махсус хәрби операция зонасында таләп ителгән башка товарлар тәкъдим ителде. – Бүген илебез дәүләт мәнфәгатьләрен, яңа территорияләрне яклау өчен максималь көч һәм чаралар туплый, – диде Константин Толкачев киңәшмәне ачып.
– Башкортстан терәк төбәкләрнең берсе булып тора. Бу безнең республика халкының махсус операциядә актив катнашуына да, тылдагыларга да кагыла. Меңләгән якташыбыз әлеге операциядә катнаша. Болар – волонтерлар да, мобилизацияләнүчеләр дә. Ир-егетләргә җиңел түгел. Сезнең белән безнең бурыч – аларның җаваплы миссиясен үтәвен мөмкин кадәр җиңеләйтү. Константин Толкачев сугышчыларның төп кием-салым белән тәэмин ителгәнлеген билгеләп үтте, ләкин сугыш хәрәкәтләре шартларында тиз сафтан чыга торган өстәмә экипировка һәм амуниция, аптечкалар һәм заманча техник күзәтү һәм элемтә чаралары белән билгеле бер кыенлыклар күзәтелә.
– Тулаем алганда, бу юнәлештә зур эш алып барыла, әмма фикер алышуны таләп итә торган мәсьәләләр бар, – диде парламент спикеры. – Бүген без шуның өчен җыелдык. Беренчедән, хәрби операциядә катнашучыларга нинди күләмдә нәрсә кирәклеген төгәл күзаллау зарур. Икенчедән, йөкләр тәгаенләнгән урынга барып җитсен өчен логистик чылбырларны дөрес тезү мөһим. Кызганычка каршы, бу һәрвакытта да алай булмый. Яңа ел алдыннан, мәсәлән, безнең депутатлар корпусы ЛХР мәктәбе өчен туңдыргыч камера җибәрде, ә ул адашып, башка урынга киткән. Бу хәлне ачыкладык, тиешле урынга юнәлттек, әмма авырлыкларсыз булмады. Хәрбиләргә йөк белән дә шул ук хәл. Ничек кенә булмасын, без азат ителгән территорияләргә ярдәм итүебезгә бик шат – ул безнең Кораллы Көчләр частьларынамы яки тыныч халыкка эләгәме, анысы мөһим түгел.
Шулай да без Башкортстаннан, анык шәһәрдән яки районнан СВОда катнашучыларга адреслы йөк җибәргән очракларда аның билгеләнеше буенча тапшырылуын теләр идек.
Башкортстан икътисади үсеш министрының беренче урынбасары Айрат Фәхретдинов республиканың мобилизацияләнгән гражданнарына ярдәм күрсәтү буенча бердәм логистика үзәге эше турында сөйләде. Сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры урынбасары Денис Гурков җиңел сәнәгать предприятиеләренең потенциалы һәм аларның махсус хәрби операция ихтыяҗларын тәэмин итүдә катнашуы турында хәбәр итте. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның үзләреннән гуманитар ярдәм буенча теләкләр, җитештерүче предприятиеләрдән тәкъдимнәр яңгырады.
Хәрби хезмәткәрләр өчен квадрокоптерлар белән идарә итү буенча кыска вакытлы курсларга ихтыяҗ турында сүз булды. Шәхси тактик аптечка комплектлау, сугышчыларны кыйпылчыклы яралардан броня белән ышанычлы яклауны тәэмин итү һәм башка мәсьәләләр күтәрелде.