

Тулы вәкаләтле вәкил агымдагы елда гражданлык җәмгыятен үстерү буенча төп бурычларны билгеләде. Вәкаләтле вәкил фикеренчә, яшьләр белән эшләгәндә җибәрелгән хаталар кабатлануга юл куймаска кирәк: «Бүген өстенлекләр арасында федераль һәм төбәк дәрәҗәләрендә дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруның киң колачлы системасын эзлекле рәвештә төзү, аның кадрлар һәм матди-техник яктан тәэмин ителеше булырга тиеш», - диде ул.
Игорь Комаров билгеләп үткәнчә, аның Аппараты округ төбәкләрендә яшьләр эшләре буенча мөстәкыйль органнар системасын актив формалаштыра. Узган елда мондый органнар 6 төбәктә булдырылган, хәзер мөстәкыйль дәүләт органнары сыйфатында алар округның 9 төбәгендә эшли.
Утырыш барышында катнашучылар округтагы иҗтимагый проектларны гамәлгә ашыруга нәтиҗә ясады һәм аларның үсеш перспективаларын билгеләде. Хәзерге вакытта округ территориясендә 14 иҗтимагый проект гамәлгә ашырыла, шуларның 5се - патриотик профильдә.
Үткән ел нәтиҗәләре буенча Башкортстан федераль округ проектларында беренче урынны яулады. Анда республиканың 32 мең яшь кешесе катнашты. Шул ук вакытта алдынгы позицияләрне төбәк дүрт ел дәвамында саклый. Башкортстанда ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен оешмаларда тәрбияләнүчеләргә ярдәм һәм социаль адаптацияләү буенча фестивальнең финалы даими рәвештә уздырыла.
«Кадетство», «Зарница Поволжья», «Герои Отечества», «Туриада», «Гвардеец» проектларына зур игътибар бирелә. Сайлап алу турларында җиңүчеләр республика данын округ ярышларында лаеклы яклап чыкты.
- "Гвардеец" хәрби-патриотик җыеннары округ төбәкләрендә хәрби әзерлекнең бөтен системасын берләштерүче үзәк чара булды. Нәтиҗәдә, без бу эшкә якын килүне аныклауга һәм дәүләт башлыгы Владимир Путин куйган бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирүче җитди инструмент алдык. Без максатларга ирештек һәм башка федераль округлар өчен билгеле бер планка бирдек, - дип ассызыклады Тулы вәкаләтле вәкил.
Фото: bashinform.ru