

Әлеге видеоны күз яшьләрсез карап та булмый. Ул социаль челтәрләрдә таралды. Мобилизациягә алынган яшь иргә тиздән әти булачагын әйткәннәр. Көчле, бернәрсәдән дә курыкмаган, дошман белән күзгә-күз очрашкан яшь ир бу видеоны күз яшьләрен сөртә-сөртә карый.
Шунда ук булачак бәбинең кызмы, малаймы икәнен ачыклау өчен "гендер-пати" да үткәрәләр. Аннан күренүенчә, ир киләчәктә малай әтисе булачак.
«Солдат, без синең белән бергә елыйбыз. Исән-имин әйләнеп кайт. Синең өчен догада торырбыз»;
«Исән-сау әйләнеп кайт, үз балаларыгызны үзегез карап үстерегез»;
«Булачак әти, синең өчен теләкләр теләп торачакбыз. Тизрәк хатыннарыгыз, балаларыгыз янына әйләнеп кайтыгыз. Кайчан бетәр бу хәлләр»;
«Туачак балаң хакына көрәшергә һәм исән кайтырга кирәк», – дип комментарийлар калдыралар әлеге язма астында.
Бу ирнең чиксез шатлыгына без дә кушылабыз. Исән-имин генә кайтсын. Аның бит әле үзе кебек кыю, батыр ул үстерәсе бар!
Фото: 1tulatv.ru