"Кичә, 9 февральдә, Дүртөйле районында юл-транспорт һәлакәте теркәлде, анда ике кеше зыян күрде", - дип хәбәр итә Башкортстанның ЮХХДИ матбугат хезмәте.
"М-7" трассасының 1239нчы чакрымында «Лада Гранта» һәм «КамАЗ» йөк машинасы бәрелешкәннәр. Авария нәтиҗәсендә 32 яшьлек "Лада Гранта" водителе һәм аның 36 яшьлек пассажиры төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән дәваханәгә озатылганнар.
ЮХХДИ хезмәткәрләре белдерүенчә, әлеге вакытта авария факты буенча тикшерү үткәрелә.
Фото: gorobzor.ru сайтыннан.