+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 февраль 2023, 04:26

"Андый кешеләр дә бар икән әле!.."

Альберт белән Әнвәр "чәкәшкәннәр". Егетләр, нәрсә бүлешәсез?

"Андый кешеләр дә бар икән әле!..""Андый кешеләр дә бар икән әле!.."
"Андый кешеләр дә бар икән әле!.."

Альберт Шакиров - Татарстанда киң билгеле журналист, продюсер. Интернетта аның чыгышларын күрсәң, игътибар итми мөмкин түгел, теле матур, фикере бар. Бер үзенчәлеге - агымга каршы бара. Күптән түгел илнең яртысы теге яки бу яктан җәлеп ителгән челтәрле бизнес белән шөгыльләнүчеләрнең тузанын туздырды. Безнең Әнвәр Нургалиевка ничек барып җиткән?

Билгеле булуынча, Әнвәр үзенең сәхифәсендә улы һәм тагын берничә егетнең арбитражлык итәргә өйрәнү процессын күрсәтеп бара. Алар курс түбәнрәк бер фонд биржасында акцияләр сатып ала да курс югарырак булганында сата. Сатып алу һәм сату арасындагы аермадан табыш алу шул арбитраж була да инде.

Күрсәтсен, кеше таларга өйрәтми бит! Әмма Альберт моңа каршы.

«Әнвәр Нургалиевның егетләре акчаларының ничә процентка артканын күрсәтеп бара. Алар инде, барып чыкмаса да, «без эшләдек, без булдырдык» дип күрсәтәчәк. Икенчедән, андый юллар белән акча эшләү югары керемле булса да, аның рисклары да шуның кадәр. Ягъни син бер көндә 50 мең сум акча эшләргә мөмкинсең, тик икенче көнне ул акчалар синнән 150 мең сум күләмендә чыгып очарга мөмкин. Ут белән уйнау. Сүз дә юк, тәртибен белеп, бөтен акчаларын берьюлы кертмичә, тигезләп бара торган кешеләр дә бар. Ләкин аның белән бөтен кеше дә шөгыльләнә алмый.

Арбитраждан акча килмәгәндә, хәлләр мөшкелрәк булганда, Әнвәр Нургалиевның язылучылары, фанатлары кызыксынып булса да язылырга мөмкин аларга. Һәрберсеннән 5, 3 яисә 2 мең сум гына җыйсалар да, фатир арендалап, телефон кочаклап ятарга була.

Алар әле ахырдан: «Без реклама гына куйдык. Үз өстебезгә җаваплылык алмыйбыз, дип әйттек. Акчаларыгыз янды, ләкин без сезгә барысы да әйбәт булачак дип гарантия бирмәдек», дип тә әйтергә мөмкиннәр», - ди ул.

Сүзен арытаба дәвам иткәндә, «Кайда монда егетлек, кайда ирлек? Бу - оятсызлык!» - дип тә ычкындырмаса, бәлки, Әнвәр моны уздырып та җибәрер иде, юк шул, монда аны туктатып, мәсьәләнең төбенә тоз кою кирәклеге туган.

Альберт язуынча, егетләр ярты сәгать кызу гына аралашкан. «Финанс пирамидасы кебек кеше җыеп йөри торган әйберләр булса, мин улыма монда эшләргә ирек бирмәс идем. Чөнки ул - минем дәвамым, нәселем», - дигән Әнвәр. Әгәр дә вакытлар узу белән шикле схемалар, кешене ялгыш юлга алып керә торган урыннарны күрсә, Әнвәр шулай ук бу турыда үз сәхифәсендә ачыктан-ачык әйтәчәк һәм бу сезгә кирәкми дигән фикер җиткерәчәк. Бу Альбертка ошаган. "Андый кешеләр дә бар икән әле!" - дип җөпләгән сүзен Альберт.

Әнвәр "кайда ирлек"кә дөрес җавап биргән булса кирәк.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас