

Белорет районара суды "Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 103нче махсус идарәсе" башлыгына карата хөкем карары чыгарды. Ул «законсыз гамәлләр кылган өчен зур һәм бик зур күләмдә ришвәт алу», «аеруча зур күләмдә акча бирү», «авыр нәтиҗәләргә китергән табышлы мәнфәгатьләрдә вазыйфа вәкаләтләреннән усал нияттә файдалану» мәддәләре буенча гаепле дип табылды.
Башкортстан Прокуратурасы матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 2015-16 елларда гаепләнүче үзе җитәкләгән идарә хезмәткәрләренә законсыз рәвештә 65 миллион сумнан артык өстәмә матди ярдәм бирүне оештырган, аның яртысын, ягъни 31,1 миллион сум күләмендәгесен, откат сыйфатында кире алган. Моннан тыш, ул дәвалануны узу кирәклеге турында белә торып, ялган мәгълүматлар бирү юлы белән 2,4 миллион сум акча үзләштерүдә гаепле дип табылды.
"Нигезсез түләүләр һәм ришвәт алу фактлары Русия Федераль иминлек хезмәтенең хәрби контрразведка органнары һәм Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади хәвефсезлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләренең оператив-эзләү эшчәнлеге барышында ачыкланды. Тикшерүче тарафыннан, компенсация түләүләрен башкару процедурасын контрольдә тотуны көчәйтү һәм коррупциягә каршы законнарны үтәүне контрольдә тоту, шулай ук гаеплеләрне дисциплинар җаваплылыкка тарттыру максатыннан, Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына мондый җинаятьләргә китергән хәлләрне бетерү турында күрсәтмә кертелде", — дип ассызыкладылар Башкортстан буенча Тикшерү комитетының матбугат хезмәтендә.
Гаепләнүче үз гаебен танымаган. Суд аңа катгый режимлы холык төзәтү колониясендә 15 елга ирегеннән мәхрүм итү, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы органнарында оештыру-боеру һәм административ-хуҗалык вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга бәйле вазыйфаларны биләү хокукыннан10 елга мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләгән.
Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.