+4 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 февраль 2023, 16:24

Этнең башына... кадак какканнар

Песинең башын төйгәннәр. Кешеләргә дә барып җитмәсләрме?

Этнең башына... кадак какканнар
Этнең башына... кадак какканнар

Бәләбәй районының Приютово поселогында яшәүчеләр эт-песиләрне җәфалаучыларны эзли. Бу хакта социаль челтәрләрдә язалар. Алар сүзләренчә, башына кадак кагылган эт табылган. Аны ветеринария табиларына алып килеп җиткерәләр һәм гомерен саклап калалар. Ә менә бичара мәче башындагы, аякларындагы җәрәхәтләрдән җан тәслим кылган. Аның мәетеннән пулялар алганнар, фотолары да бастырылган.

"Безнең поселеокта садистлар төркеме йөри, – дип язалар социаль челтәрләрдә. - Кешеләр, уяныгыз! Мин беләм, моны эшләүчеләр биредә утыра. Сез таш гасырда тудыгызмы, әллә башка эшегез юкмы?».

Битараф булмаган кешеләр шикле күренешләр шаһиты булган очракта полициягә мөрәҗәгать итәргә чакыра. Приютово авылы активистлары, билгесез җинаятьчеләр яклаучысыз калган кешеләрне мыскыл итә башларга мөмкин, ди. Алар, шулай ук, ата-аналардан балаларына игътибарлырак булуын сорый.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: