+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
13 февраль 2023, 11:47

Ике яшьлек бала дару белән агуланган

Аның кулына кан басымыннан булган дару эләккән.

Ике яшьлек бала дару белән агуланганИке яшьлек бала дару белән агуланган
Ике яшьлек бала дару белән агуланган

Кичә Күмертауда 2 яшьлек бала берникадәр вакытка үзаллы калган арада кан басымыннан булган дару ашаган.

Баланың хәле начарланган. Агуланган баланы ашыгыч рәвештә дәваханәгә китергәннәр.

"Кичә пациент реанимациягә канәгатьләнерлек хәлдә керде, бүген иртән аны педиатриягә күчерделәр. Әнисе шунда ук дәваланудан баш тартты", - диделәр Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Сабый балалар булган гаиләләрдә хәвефсезлек кагыйдәләренә тагын да игътибарлырак булсак иде!

Фото: [leech=https://vk.com/incident02?z=photo-115466005_457274974%2Falbum-115466005_00%2Frev]https://vk.com/incident02?z=photo-115466005_457274974%2Falbum-115466005_00%2Frev[/leech]

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас