

Төркиядә җир тетрәүдән соң өемнәр астында табылган 4 яшьлек кызның әтисе шок аркасында сөйләшми башлаган. Бу хакта "Комсомольская правда" басмасы хәбәр итә.
Киңкүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, 8 февральдә Төркиянең Адыямане шәһәрендә хәрабәләр астыннан Русиядән килгән ирне һәм аның дүрт яшьлек кызын коткарганнар. Алар җимерекләр астында 35 сәгать чамасы уздырган. Әтисе шул вакыт дәвамында кызын кочагында тоткан.
Бәхеткә, һәлакәт нәтиҗәсендә кыз җитди җәрәхәтләр алмаган. Әмма ир ныграк зыян күргән.
Хәзерге вакытта ир, дәваханәдә урын җитмәү сәбәпле, медицина ярдәме ала алмый. Ул бик нык сызлана, кичергән шок халәте аркасында ул инде икенче тәүлек сөйләшә алмый.
Кыз белән әтисен коткарганнан соң өемнәр астыннан баланың әнисенең үле гәүдәсен табалар.
Фото: spravedliza.ru