+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
13 февраль 2023, 12:09

Җәяүлене бәрдереп качкан...

Кызганычка каршы, җәяүле авария урынында ук үлгән. Водительне тоткарлаганнармы?

Җәяүлене бәрдереп качкан...Җәяүлене бәрдереп качкан...
Җәяүлене бәрдереп качкан...
Полиция 13 февральдә Куергазы районында җәяүлене бәрдереп, юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан водительне эзли, дип хәбәр итә Башкортстанның ЮХХДИ матбугат хезмәте.

Яңа Урал авылының бер урамында билгесез шофер 45 яшьлек җәяүлене бәрдереп, авария урыныннан качып китә. Нәтиҗәдә, ир алган җәрәхәтләрдән үлгән. Беренчел мәгълүматларга караганда, ул, мөгаен, машина юлының читеннән барган булган.

Әлеге юл-транспорт һәлакәте турында мәгълүматка ия кешеләрнең түбәндәге номер аша хәбәр итүе сорала: 8 (347) 235-84-02.

Фото: gorobzor.ru сайтыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас