

Уфада яшәүче бер башсызы, дусты белән бәхәсләшеп, кадаклар йоткан, ә аннары дәваханәгә эләккән. Бу хакта“Башинформ " агентлыгы яза.
Сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итүенчә, ул ашыгыч ярдәм чакырта һәм эче авыртуына, авызы кибүгә һәм күңеле болгануга зарлана. Аны ашыгыч рәвештә дәваханәгә салганнар.
Ашыгыч ярдәм дәваханәсендә ир-егетне тикшергәннәр. Табиблар карын куышлыгы органнарының рентген-рәсемендә бер-берсенә ябышкан чит предметлар күрә. Компьютер томографиясе тикшеренүе кадакларның эчәклекләргә зыян китергәнен ачыклаган. Нәтиҗәдә, эчке органнарда эренле ялкынсыну башланган.
Хирурглар ашыгыч рәвештә операция үткәргән, аның барышында 8 см озынлыктагы һәм 4 мм диаметрлы ике тимер кадак алганнар. Шулай ук авыруның калын эчәклегенең яртысын кисеп алганнар.
"Пациентны чыгардылар, бу хәл аның өчен генә түгел, башкалар өчен дә гыйбрәтле булыр дип өметләнәм”, - дип белдерде Айрат Рәхмәтуллин.