+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 февраль 2023, 11:30

Кәстрүл тулы акча тапканнар

Төркиядә Русия коткаручылары йорт өемнәре астында зур табышка юлыккан.

Кәстрүл тулы акча тапканнар
Кәстрүл тулы акча тапканнар
Русия коткаручылары Төркиядә хәрабәләр астында зур суммада акча тапкан, дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте.

"Җир тетрәүдән соң өемнәрнең чираттагы катламын ачканда Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре 100 долларлык купюралар белән тутырылган кәстрүл тапкан. 150 мең доллар табылган акча урындагы полициягә тапшырылды", — диелә релизда.

6 февральдә Төркиянең көньяк-көнчыгышында 7,7 һәм 7,6 магнитудалы ике көчле җир тетрәү булды. Төркия Президенты Эрдоган сүзләре буенча, алар 1939 елдан бирле иң көчлесе булган. Соңгы мәгълүматларга караганда, 30 меңнән артык кеше һәлак булган, меңләгән йорт җимерелгән.

Йөзләгән тибрәнү Төркиянең ун провинциясендә һәм күрше илләрдә сизелгән, алардан Сүрия дә җитди зыян күрде.

 
Фото: Ronen Zvulun/Reuters

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: