“Гамәлдәге законнар нигезендә тәүлеклек акча күләме көненә 100 сум тәшкил итә, – диде Константин Толкачев. – Бу билгеләнгән күләм һәм ул Русия Хөкүмәтенең 2002 елда ук кабул ителгән карарында язылган.
Егерме ел эчендә товарларга һәм хезмәтләргә бәяләр сизелерлек артты, ә командировка өчен түләүләр күләме бер тапкыр да каралмады. Бүген инде ул символик сумма, хәтта төшке аш бәясен дә капламый. Тәүлеклек акча күләме кулланучылар бәяләре индексы нигезендә үзгәрсен өчен, аны индексацияләнә торган күрсәткечкә – минималь хезмәт хакына бәйләү урынлы.
Бу очракта тәүлеклек акча күләме МРОТның 1/30 өлешенә тиң булачак. Минималь хезмәт хакы күләме индексациясеннән соң бу сумма да автоматик рәвештә үзгәрәчәк”. Парламент спикеры билгеләп үтүенчә, бүген күп кенә оешмалар үз хезмәткәрләренә көн саен билгеләнгән 100 сумнан арттырып түли. Бу өлештә закон проекты гамәлдәге тәртипне үзгәртми: эш бирүче теләге булган очракта тәүлеклек акчаны зуррак күләмдә түли алачак. Закон чыгару башлангычы белән документлар пакеты якын арада Дәүләт думасына җибәреләчәк.