+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
15 Февраля 2023, 05:17

Герой-шагыйрь һәм гәзитебез журналистлары

Татар халкының бөек улы, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең Башкортстан белән бәйләнешләре (безгә еш кына килеп йөрүе, мондагы әдәбият, сәнгать, матбугат эшендә катнашуы, иҗади шәхесләребез белән бергә эшләве, дуслыгы, хатлар алышуы һәм башкалар) турында әдәби әсәрләр, фәнни хезмәтләр, мемуарлар бик күп язылды. Бу җәһәттән хәзер әллә ни яңалыклар да табып булмас кебек. Шулай да электән билгеле булганнарны туплап, бүгенге укучыларыбызның исенә төшерим әле, дип кулга каләм алгач, яңа тема төсмерләнде. Бу – “Герой шагыйрь һәм гәзитебез журналистлары”.

Герой-шагыйрь һәм гәзитебез журналистларыГерой-шагыйрь һәм гәзитебез журналистлары
Герой-шагыйрь һәм гәзитебез журналистлары

Мәгълүм булуынча, Муса Җәлил Ырынбур өлкәсенең Башкортстан чигенә якын гына урнашкан Мостафа авылында туган. Ырынбурның “Хөсәения” мәдрәсәсендәге сабакташлары арасында башкорт әдәбиятының киләчәктә күренекле вәкилләре булачак Сәгыйть Агиш, Габдулла Амантай да була. Мәдрәсә шәкертләре арасыннан чыккан тәүге большевикларның берсе Хәй Авыргазин (Авыргазы районының Әпсәләм авылында туып-үскән Габделхәй Сөләйманов) Муса һәм аның сабакташларында революцион рух тәрбияли. Өлкән иптәш буларак, Муса һәм Габдуллада шигъри талант очкыннары күреп: “Инде сезгә уйнап кына түгел, чынлап шигырь язарга кирәк”, – ди. Мусаның тәүге җитди әсәрләреннән булган “Мескенлектә” шигырен Хәй бер кичәдә сәхнәдән яңгыратуны кирәк дип таба. Ләкин аны укырга авторны күндерә алмагач, ул чакта ук сүз остасы булып танылып килгән Сәгыйтькә куша. Шигырьгә тамашачылар озаклап кул чаба.


Җәлилнең “Хөсәения” чорын, әдәбиятка беренче адымнарын, 11-12 яшьлек ике малайның эчкерсез, саф дуслыгын, Мусада Ватанга бирелгәнлек, патриотизм тойгыларының ничек яралуын Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Сәгыйть Агиш “Якташлар” повестенда сурәтләде. Күренекле әдип, моннан тыш, Казанда 1964 елда чыккан “Муса турында истәлекләр” китабында якты хатирәләре белән уртаклашты. “Бәләкәй гәүдәле бу үсмер тирәсендә кеше өзелми иде. Муса яхшы укый, балалар тормышына багышланган берәр пәрдәлек пьесалар яза, рәсемгә дә бик оста иде. Мусаны шәһәр сәхнәсендә куелган “Усал” дигән пьесасы күтәрде. Балалар тормышыннан алынган зур күләмле әсәр иде ул. Бу пьесада яхшылык белән яманлыкның бәрелеше, яхшылыкның өстенлек алуы турында языла. Әсәр яхшы теләкле романтика белән сугарылган, язучы рухының югарылыгы турында сөйли иде...


Ырынбурга большевиклар килеп кергәч, күкрәкләребезгә кызыл тасмалар тагып йөргәнебезне бик яхшы хәтерлим. Мусадан бер яшькә олы идем, ләкин ул миңа караганда фикер ягыннан күп тапкыр өстен, тере, үткен иде. Муса ул вакытта ук бер башка югары тора иде”, – дигән юллар бар С. Агиш истәлегендә.


Куергазы районында туып-үскән башкорт әдибе, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Баязит Бикбай 1923 елдан башлап берничә ел Ырынбурда укый. Бу чакта Муса шәһәрнең иң актив комсомол оештыручыларыннан берсе һәм танылып килгән шагыйрь була. Б. Бикбай Җәлилнең К. Маркс исемендәге клуб, рабфак, совет-партия мәктәбе сәхнәләреннән ялкынлы чыгышлар ясавы турында заманында “Кызыл таң”да да язып чыкты.


Өчесе дә 1909 елда туган яшь талантлар Баязит Дим, Баязит Бикбай һәм Рәшит Нигъмәти, Туймазы район гәзитен оештырып, шунда эшлиләр. 1931 елда алар янына Муса Җәлил килә. Авылда зур социаль үзгәрешләр, сәяси каршылыклар барган чор. “Сез шушы тормышның эчендә үзегез кайнагыз... Языгыз, егетләр, языгыз”, – дип киңәш бирә Җәлил бу яшьләргә. Аның киңәше буенча Бикбай коллективлашу елларына багышланган “Кояшлы көн” повестен яза. Егерме еллар үткәч, бу әсәренә кабат кайтып, “Акчелән ташканда” дигән роман итеп эшли. “Муса Җәлил минем күңелем аша якты нур булып үтте. Мондый яктылык гомергә онытылмый”, – дип язды Б. Бикбай “Кызыл таң”ның 1966 елгы 15 февраль санындагы истәлегендә.
Тагын бер якташыбыз, алтмышынчы елларда Уфада авыл хуҗалыгы институты доценты булып эшләгән Закир Рахманкулов шулай ук безнең гәзиттә басылган мәкаләсендә Муса белән 1921 елда Ырынбурның совет-партия мәктәбендә укыганда танышуы, аның шундагы татар, башкорт яшь иҗади көчләрен үз тирәсенә туплавы, аларга һәрчак бик җылы мөнәсәбәттә булуы, комсомол сафларын үстерүгә күп көч салуы хакында язды.


Салават районының Таймый авылыннан данлыклы Сәгадиев-Сәгъди-Саадилар нәселенең бер вәкиле Мәрьям Сәгадиева 1934 елда Мәскәүдә татарча чыккан “Коммунист” гәзите редакциясендә эшли. Җәлил анда әдәбият бүлеге мөдире була. “Безнең эшләр бер-берсенә нык бәйләнгәнгә, Муса бик өлгер һәм ярдәмчел булганга, мин аның белән бик тиз дуслаштым, – дип язды сугыштан соң “Совет Башкортостаны” гәзитендә һәм Башкортстан радиокомитетында эшләгән Мәрьям Һади кызы. – Һәр эштә ул минем киңәшчем булды. Муса оста журналист, җыр-моң, музыка сөюче, ачык күңелле кеше иде. Аның бүлегендә шагыйрьләр, язучылар, әдәбият сөючеләр белән бергә Салих Сәйдәшев, Александр Ключарев кебек композиторларны да күрергә мөмкин иде. Алар язган яңа көйләр ноталары белән безнең гәзиттә урын алды... Җәлилнең эш бүлмәсе Мәскәүдәге татар зыялыларының җыелышып фикер алышу, бәхәс кору урынына да әверелеп киткәләде”.


Муса Җәлил Башкортстандагы татар телле басмалар белән 20нче еллардан ук хезмәттәшлек итә. Мәсәлән, Зур Башкортстан төзелгәч, Уфада 1923 елның гыйнварында чыга башлаган “Яшь юксыл” гәзитендә шигырьләре һәм үткен-үткен публицистик мәкаләләре белән актив катнаша. “Яшь юксыл”да Мирхәйдәр Фәйзи, Нәкый Исәнбәт әсәрләре еш басыла. Башкортстанда туып-үскән татар әдипләре Әхмәт Фәйзи, Әхмәт Ерикәй, Мирсәй Әмир иҗат юлларын шул гәзиттән башлый.


Җәлил район дәрәҗәсендәге иҗатчылар әсәрләрен анализларга да вакыт таба. Мәсәлән, Дүртөйленең “Ярыш” гәзите редакциясендәге әдәби түгәрәк нәшер иткән “Атака” альманахы турында 1934 елда “Коммунист” гәзитендә рецензия бастыра, анда башлап язучыларның кимчелекләрен күрсәтә, эшлекле киңәшләр бирә. “Ярыш”ның бу башлангычын котлап үтәргә кирәк. Яшь язучыларны үстерүдә түбәнге матбугат зур роль уйный. “Ярыш” бу адымы белән башка район гәзитләренә үрнәк була ала. Ул язучылар съездына үзенең конкрет әзерлек эшен күрсәтте”, – ди автор мәкаләсенең ахырында.


Республикабызның яшь хәбәрчеләренә Мәскәүдән хатлар язгалап торган ул. Ул заманда “Октябрь баласы” журналы хәбәрчесе булган, 50нче елларда КПССның Туймазы райкомы инструкторы булып эшләгән Гали Фазлыевка түбәндәгеләрне яза:

“Иптәш Фазлыев!
Журналга хәбәрче-язучы булып катнашырга һәм подписка җыярга теләвеңне бик шатланып каршы алабыз. Шулай кирәк. Без сиңа булышырбыз. Хатларны маркасыз җибәрсәң дә киләләр. Анысыннан курыкма.
Эшне алып барырга уңай булсын өчен үз тирәңә актив җыйна. Шул тирәдә “Октябрь баласы” дуслары (бала хәбәрчеләр) түгәрәген төзеп җибәр. Ул түгәрәккә без эш кулланмалары язып җибәрербез...”


Җәлилнең яшь шагыйрь М. Атнагулов-Буйскийга язган хаты да фәһемле. Бу малай Яңавыл районында яшәгән. Исеме тулысынча теркәлмәгән, Җәлил дә аңа “М. Атнагул дус!” дип кенә язган.


“Моңарчы безгә матур гына шигырьләр җибәреп торуыгызга шатлыгыбызны белдерәбез. Моннан соң да үзегезне “Кечкенә иптәшләр”нең даими, якын булышчыларыннан санап, шулай эш сезонына һәм вакыт агышына бәйләп, язмаларыңны җибәреп тор. Синең бигрәк тә уңышлы язмаларың итеп “Без дә күчтек”, “Кышкы иртә”не санарга кирәк... Синдәге шигъри көчнең шактый өметле һәм бай булганын әйтергә кирәк. Син, шиксез, тагын язарсың, тагын “Кышкы иртә” төсле авылның кыш картиналарын бирерсең.
Без синнән язмалар көтеп калабыз”.


Соңгы ике хатка бәйле шундый ачыклык та кертергә кирәк: ул елларда Муса Җәлил, “Коммунист” гәзитендә эшләү белән бер үк вакытта, “Октябрь баласы” һәм “Кечкенә иптәшләр” журналларының мөхәррире дә булып тора.


Муса Җәлилнең дүрттомлыгының өченче томында (1976 ел) аның 69 хаты урнаштырылган. Аларның һәрберсе әдәби әсәргә тиң тирән эчтәлекле, фәһемле, хәтта гыйбрәтле. Мәсәлән, Башкорт дәүләт опера театрының тәүге җырчыларыннан берсе, республикабызның атказанган артисты Зәйтүнә Илбаевага язган дүрт хат аеруча лиризм, ихлас мәхәббәт хисләре белән сугарылган. Алар 1930 елда Дим буенда танышканнар һәм гомергә якын дус, сердәш булганнар. Шагыйрь аңа киләчәккә планнары, уй-хыяллары турында ачыктан-ачык язган, “Дим кызына” дигән бик матур шигырь багышлаган. Үзешчән композитор Рамил Галин көй язган. Исеме “Дим буена кайтсаң” дип үзгәртелгән бу популяр җыр сәхнәләрдә, радио һәм телевидение аша еш кына яңгырап тора.


Шагыйрьнең җырчыга 1942 елның 23 гыйнварында язган соңгы хатында шундый юллар бар: “Синең үзеңне очратмасам да, хыялымда мин синең белән бик еш күрешәм. Кайвакыт радио аша синең җырлавыңны ишетеп, сине дә Дим буендагы, я консерватория сәхнәсендәге күренешең белән күз алдыма китерәм. Кайвакыт дуста, таныш-белештә утырганда, патефонга синең пластинкаңны куеп, көмеш тавышың аша яңгыраган “Колый кантон” моңнары астында тирән уйга чумам. Ә бервакыт җәй уртасында, мин фронт чигендә чакта, татар кызылармиячеләренең берсе, синең декадага әзерләнгән операда төшкән рәсемеңне “Правда” гәзитендә күреп, миңа килгән. “Сез бу артистканы беләсезме, иптәш политрук?” – ди. Мин карау белән таныдым. Ул син идең. Миңа ул рәсем шулкадәр якын, шулхәтле сөйкемле булып тоелды, мин аны хәзер сиңа ничек тә аңлата алмыйм. Кызылармияченең бу соравын шатланып каршы алдым.


– Беләм, беләм, – дидем аерым бер масаю белән. Һәм шундагы кызылармияче, политрук һәм командирларга башкорт опера театрының төзелү тарихы, башкорт операсының йолдызы Илбаева турында озын бер “лекция” диярлек укып ташладым...”


Бу мәкаләнең башында ук билгеләп үтүемчә, Муса Җәлил гәзитебез (“Башкортстан”, “Башкортстан хәбәрләре”, “Яңа авыл”, “Коммуна”, “Кызыл таң”) редакциясендә эшләгән уннан артык журналист белән бәйләнештә булган. Төрле урыннарда бергә уку, бергә эшләү, хезмәттәшлек итү, кемнәрнеңдер иҗатларын анализлау, башлап язучыларга киңәшләр бирү, хат алышу...


Бу исемлекнең башында, әлбәттә, Мәҗит Гафури тора. Татарстан китап нәшрияты 1939 елда Башкортстанның беренче халык шагыйренең сайланма әсәрләр җыентыгын чыгара. Муса Җәлил аңа бик зур баш сүз яза. Автор анда, өлкән каләмдәшенең иҗат юлына анализ ясап, аның Туган илгә мәхәббәт, ялкынлы патриотизм белән сугарылган, намуслы хезмәтне мактаган әсәрләрен аеруча югары бәяли. Мондый мотивларның Җәлил иҗатында да төп урынны алуы аның бу өлкән шагыйрьдән өйрәнүен дә дәлилли. Баш сүзнең йомгаклау өлешендә автор түбәндәгеләрне яза: “М. Гафури чын халык теле белән, киң катламга аңлаешлы, җиңел һәм гади итеп язды. Халык гыйбарәләрен, мәкаль, җыр һәм әйтемнәрен файдаланды. Әсәрләрендә халыкчанлык стилен саклады. М. Гафуринең демократик идеяләр аша социализмга килгән катлаулы иҗат юлы әдәбият тарихыбызны өйрәнүдә зур әһәмияткә ия. Шуның өчен совет җәмәгатьчелеге шагыйрь М. Гафуригә зур бәя бирә һәм аны үзенең сөекле җырчысы итеп таный”.


Югарыда телгә алынган өченче томда Муса Җәлилнең Сәйфи Кудашка ике хаты да урын алган. Беренчесе 1930 елның 30 июнендә Мәскәүдән җибәрелгән:
“Сәйфи дускай!


Мин җәйне Уфада үткәрергә карар иттем бит әле. Уфаны бик мактыйлар. Суы тәмле, табигате ямьле, кызлары чибәр, диләр.
Баруның төп теләге – Абдулла авылында кымызлап, ял итеп, арыган тәнгә ял җыю булса да, бу баруда Уфа җәмәгатьчелеге (бигрәк тә әдәбият даирәсе) белән тәмам якынлашып, үзләшеп кайтуны да күздә тотам.
Минем күңел күптән инде Уфага тартыла.


Сез үзегез дә мине якын күреп, “Октябрь” журналының беренче саныннан ук катнашырга чакырган идегез. Мин үземнең болай чакырылуыма бик шатландым.
Ләкин укуның тыгызлыгы, редакциядә эшнең күплеге, үземнең иҗат эшеннән ераклашуым белән катнаша алмадым. Билгеле, бу әле вакытлы гына. Мин әдәбият факультетының соңгы баскычларын капшап ятам. Укуны тәмам иткәч, әзерлекле теория көче белән “Октябрь”дә актив катнаша башларга әзер торам.
Менә бу бару мине шул яктан да, башка яктан да Уфа белән тәмам якынлаштырыр дип уйлыйм. Мин барганда син дә анда булсаң, шәп булыр. Күп нәрсә сөйләшер идек”.
“Коммунист” гәзите бланкысына 1935 елның 3 гыйнварында язылган һәм конверт тышына “Уфа, Сәйфи Кудашка” дип кенә куелган хатны (аны Төхвәт Ченәкәй китереп биргән) томнарны төзүчеләргә тапшырганда Сәйфи ага үз өйләрендә Җәлилнең ике тапкыр булуы турында да әйтә.


Ә хат язылу тарихына килгәндә, С. Кудаш үзенең берничә шигырен һәм М. Гафури турында ике мәкаләсен “Коммунист”ка җибәргән, ләкин ул арада гәзит чыгудан туктаган. М. Җәлил, авторга хат язып, материалларын кабат җибәргән. “...Болар барысы да, һичшиксез, бик кыйммәтле материаллар. Шунлыктан без аларны гәзитебездә тулы бер бит итеп басарга планлаштырган идек... Сез, әлбәттә, аларны “Октябрь”, “Совет әдәбияты” кебек журналларда, яки махсус җыентыкта файдаланырсыз. Хушыгыз. Сәлам белән әдәбият бүлеге мөдире М. Җәлил”, – диелгән анда.


“Кызыл таң”ның тагын берничә ветеран журналистын искә төшереп үтик.
Кәлимулла Габитов 1903 елда Ырынбур өлкәсенең Зубочистка поселогында туган. Бала чагыннан батрак булып, үсә төшкәч комсомолга кереп, ВЛКСМның Ырынбур губерна комитетында инструктор булып эшләгәндә иң якын хезмәттәше һәм дусты Муса Җәлил була. Партия мәктәбен тәмамлагач, “Коммуна” гәзитендә бүлек мөдире булып эшли. Фронтта – 112нче Башкорт атлы дивизиясенең каһарман яугире. Дүрт орден белән бүләкләнә. Хәрби хезмәттән 1946 елның сентябрендә генә кайтып, “Кызыл таң”ның Октябрьский төбәгендәге үз хәбәрчесе була. Муса Җәлил һәм атлы дивизия турында истәлекләр дә яза.
Сәхи Мусин 1902 елда Мәләвез районының Җиргән авылында туган. Муса Җәлил белән Мәскәүдә 1931 елда мөхәррирләр курсында укыганда очрашып сөйләшеп йөри, ә тагын бер елдан “Коммунист” гәзитендә бергә эшлиләр, С. Мусин анда бүлек мөдире, вакытлыча мөхәррир вазыйфасын да башкара. Бөек Ватан сугышында катнаша. Безнең гәзиттә “Яңа авыл”, “Коммуна” чараларында да эшләп, “Кызыл таң”нан пенсиягә чыга. “Муса Җәлил бик хәрәкәтчән, эзләнүчән, эш сөючән, тынгысыз кеше иде, – дип язды ул “Кызыл таң”да басылган истәлекләрендә. – Хезмәт ияләре арасында мәдәни-көнкүреш темаларына докладлар сөйләү, әңгәмәләр үткәрү аның иң яраткан эшләренең берсе иде”.


Тимер Алюк 1902 елда Татарстанда туган. Ул да гәзитебездә бик озак – “Яңа авыл”, “Коммуна”, “Кызыл таң” дип аталган заманнарында эшли. Мәскәүдә Коммунистик журналистика институтында укыганда 1934 елның гыйнварында Муса Җәлил белән бер әдәби кичәдә танышып, дуслашып китәләр. Мәскәү янындагы Коломна шәһәре тепловозлар төзү заводына барып, андагы яшь татар һәм башкорт эшчеләре, башлап язучылар, эшче хәбәрчеләр белән әдәби кичә үткәрәләр. Тимер ага соңыннан үзенең мемуарларында Җәлилнең эшчеләр тормышын яхшы белүенә, оста оратор булуына соклануын язды. Аның шундый сүзләрен мисалга китерде: “Поэма һәм шигырьләр, повесть һәм хикәяләр өчен темаларны, геройларны әллә кайлардан эзләп йөрибез. Ә алар менә биредә... Татар һәм башкорт кызлары паровозның иң нечкә детальләрен кырып эшлиләр. Кичләрен сәхнәгә менеп җырлыйлар, бииләр. Менә кемнәр булырга тиеш безнең геройларыбыз. Без эшчеләр турында язабыз, ләкин күбрәк эшченең тышкы тормышын, мазутлы киемен, сөялле кулларын тасвирлау белән чикләнәбез, аның эчке дөньясын, хезмәт пафосын, яңа омтылышын тирән идеяле һәм югары художестволы итеп биреп җиткерә алмыйбыз. Кыска итеп әйткәндә, без әле социализм төзү дәрте белән янып эшләүче яңа совет эшчесен бирә алганыбыз юк”. “Муса һәр эшкә, һәр вакыйгага партиячел күзлектән карады, партия һәм халык мәнфәгатьләреннән чыгып бәя бирә белде, гаделсезлекне аяусыз тәнкыйть итте, ул һәрчак тирән акыл иясе, кристаллдай саф ленинчы булып күз алдына килә”, – дип өстәде Тимер Алюк.


Мансур Крымов 1899 елда туган. Ул да Татарстаннан. Мәскәүдә актив эшче-шагыйрь буларак татар әдәбияты мәйданына килә, Муса Җәлил, Әхмәт Фәйзи, Әхмәт Ерикәйләр белән иҗади хезмәттәшлектә, башкалада татарча чыга торган “Эшче” гәзите хәбәрчесе була. СССРның төрле төбәкләрендә иҗат иткән яшь татар шагыйрьләренең күмәк җыентыгын туплап бастыра. Мәскәүдә үзенең “Комсомол җырлары” (1925), “Кызыл лачыннар” (1929) дигән шигырь китапларын, Уфада сайланма әсәрләрен (1937) чыгара. “Коммуна” гәзитенең әдәбият бүлегендә эшләгәндә 1938 елда репрессия корбаны була. Үлгәннән соң күп еллар үткәч реабилитацияләнә.
Хәлил Маннанов 1905 елда “Авыргазы районының Сәмән авылында туган. Уфада курсларда укыганда “Яңа авыл” редакциясенә барып, Мәҗит Гафури белән таныша. Шагыйрь аңа темалар бирә, язганнарын карап-төзәтеп чыга, шулай итеп егетне журналистикага җитәкләп алып керә. Совет-партия мәктәбен тәмамлагач, 1932 елда Ишембайга китеп, нефтьчеләрнең “Башкирская вышка” гәзитен оештыра һәм аның мөхәррире була. Бер үк вакытта “Коммунист” гәзитенә мәкаләләр яза һәм Муса Җәлил белән хат алыша.


1936 елда инде алар “Йоматау” шифаханәсендә очраша. “Муса, ерак юлдан иртүк килеп төшүенә һәм ял да итмәгән булуына карамастан, исәнлек-саулык, хәл-әхвәл белешә, яңалыклар хакында сораша башлады, – дип язды Х. Маннанов “Кызыл таң”да басылган истәлекләрендә. – Ял итүчеләр белән ихлас күңелдән сөйләште, шаярды, аның көлеп торган ачык мөлаем йөзе, киң күңеллелеге һәркемне үзенә тартты. Дим буйларын яратуы сизелеп тора иде. Ял итүчеләргә “Дим кызына”, “Кояшлы көнгә”, “Иптәшкә”, “Студент көндәлегеннән”, “Яшьлек” кебек яшьләрне тәэсирләндерүче матур лирик шигырьләрен укыды”.
Хәлил Маннанов “Коммуна” гәзитенә бүлек мөдире булып эшкә кереп, “Кызыл таң”нан яше җитеп пенсиягә чыга.


Гыйндулла Ишмаев 1897 елда Благовар районының Өйдерәкбаш авылында туган. Хезмәт чыныгуы үтеп, югары белем алгач, “Коммуна” гәзите журналисты була. “Коммунист” гәзитендә Муса Җәлил белән бергә эшли. Арытабангы елларда Мәскәүдә матбугат өлкәсендә җаваплы вазыйфалар башкара.


Бу исемлеккә кергән элекке хезмәттәшләребез арасында иң яше – Гайнан Әмири. Ул 1911 елда Яңавыл районының Уртавыл авылында туган. Унбиш яшендә өлкә гәзитләренә языша башлаган егет унтугыз яшендә “Коммуна”га эшкә чакырыла. Әдәби остазларының беренчесе – Мәҗит Гафури, икенчесе Муса Җәлил була.
1934 елның 22 июнендә Җәлил “Коммунист” гәзитендә яшь журналист Әмиринең зур гына шигырьләр шәлкеменә рецензия бастырган. Аның нәкъ менә шушы егетнең әсәрләренә аерым игътибар күрсәтүе әһәмиятле. Җәлил бу авторда талант очкыннары күргән, аңа дәртләндерерлек сүзләр әйткән, кимчелекләрен дә күрсәткән, тормышны образлы сурәтләү урынына коры лозунглар белән эш итүен тәнкыйтьләгән. Әдәби әсәр өстендә нык эшләү, аерым кампаниягә карап лозунг кычкыру түгел, җанлы сурәтләр, җанлы күренешләр бирү таләбен куйган. “Дөресен әйткәндә, бу чорда мондый таләпләр минем өчен генә түгел, күп кенә башка язучылар өчен дә яңалык булды. Һәм миңа бу таләпләр көчле тәэсир итте. Муса Җәлил тәнкыйте мине әдәби иҗатка бөтенләй икенче төрле карарга кушты, ә уңышлырак әсәрләремә карата әйткән уңай фикерләре канатландырды”, – дип язды еллар үткәч Гайнан Әмири.


Ырынбур җиренең революция һәм Гражданнар сугышы давылларын кичкән, әдәбият, матбугат, мәгариф тармакларында зур көч салган күренекле өч улы – “Коммунист” гәзите мөхәррире урынбасары булып эшләгән Заһит Шәркый, язучы, репрессия корбаны Даут Юлтый (алар безнең гәзиткә дә бер-бер артлы җитәкчелек иткән), утызынчы елларда – “Коммуна” мөхәррире урынбасары, кырыгынчы елларда Башкортстан радиокомитеты рәисе булган Лотфый Гадилов та бөек якташлары Муса белән аралашканнардыр дип фараз итәм (бу хакта кулымда мәгълүматлар юк).


Герой-шагыйрьнең иҗади мирасын туган халкыбызга кайтаруга өлеш керткән, аның үлемсез образын әдәбиятта, сәнгатьтә балкыткан якташларыбыз арасында элекке “Кызыл таң”чылар да аз түгел. Мәсәлән, Нәҗип Асанбаевның Ырынбур тарафларында шагыйрьнең бала чагына, яшьлек елларына кагылган мәгълүматлар туплап иҗат иткән “Канат җәйгәндә” драмасы М. Гафури исемендәге Башкорт һәм Г. Камал исемендәге Татар академия театрларында озак еллар зур уңыш белән барды. Әнгам Атнабаев яшьлек елларында ук әле Җәлилнең моңарчы билгеле булмаган хатларын “Кызыл таң”да бастырды. Филология фәннәре докторлары Үзбәк Гыймадиев һәм Гыйлемдар Рамазанов герой-шагыйрьнең безнең республика белән бәйләнешләрен ачыклауга саллы өлеш керттеләр.

Фәрит Фаткуллин.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас