

Стәрлетамак районының Түбән Услы авылында "Татар юрганы" иҗат остаханәсендә катнашучылар СВО сугышчылары өчен жилетлар тегә башлаган.
Авыл мәдәният йортында 2022 елдан бирле «Татар юрганы» иҗат остаханәсе эшли, проект мәдәни башлангычлар Президент фонды тарафыннан хупланды һәм 445 мең сум грант ярдәме алды. Проект идеясе - татар һөнәрен яңадан тергезү - йон юрган ясау. Проектны гамәлгә ашыру барышында Түбән Услы авылы клубында традицион татар юрганын тегү остаханәсе ачылды. Укулар Түбән Услы халкы, шулай ук якын-тирәдәге авыллар өчен үткәрелә. Осталар күргәзмәләрдә актив катнаша, Түбән Услыда мастер-класслар оештыра, шулай ук күрше авылларга чыга.
27 гыйнварда "Аек авыл - 2022" республика конкурсы кысаларында Мырдаш авылында "Тарихи-этнографик музей" базасында "Вакытларның тере элемтәсе: Ҡаһым түрә - башкорт халкының горурлыгы" муниципальара форумы узды. Анда "Татар юрганы" иҗат остаханәсен дә катнашты, алар бу көнне җылы жилетлар тегү буенча яңа проектын тәкъдим итте. Аларны СВО сугышчылары өчен махсус тегәләр һәм якын арада алгы сызыкка җибәреләчәкләр. Һәр жилеткага Р. Янгузин исемендәге Аючы урта мәктәбе укучылары әзерләгән хат куелачак.