

Башкортстан башкаласында ел саен китап ярминкәләре үтәчәк. Бу хакта кичә Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә республика Башлыгы Радий Хәбиров белдерде. Чара майның соңгы атнасында Совет мәйданында узачак. Ярминкәдән тыш, кунакларны язучылар һәм шагыйрьләр чыгышы да көтәчәк.
30 гыйнвардан 5 февральгә кадәр Башкортстанда яшәүчеләрнең торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә дәгъвалары күп булган. Бу хакта республика Башлыгының Социаль коммуникацияләр буенча идарәсе начальнигы Елена Прочаковская хәбәр итте. Әйтик, “Инцидент-менеджмент” программасы әлеге өлкәдә 540 мөрәҗәгать теркәгән, бу, узган атнадагыга караганда, тугызга күбрәк. Торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләү югары булуга 69 кеше зарланган. Икенче урынны идарәче компанияләр эше белән ризасызлык белдерүчеләр алган. Өченче урында – җылыту сыйфатына карата шикаятьләр.
Радий Хәбиров мәктәпләргә, балалар бакчаларына, дәваханәләргә һәм башка объектларга юлларны яктыртуны тәэмин итәргә кушты. “Без торак пунктларны яктыртуга 100 миллион сум тирәсе акча бүлдек. Аңлашыла, бу бөтен республиканы капламаячак, әмма аларны кая юнәлтүегез турында җиткерегез. Бу эш белән җитди шөгыльләнегез”, – дип ассызыклады ул.
Республика пенсионерларының “Башкортстанда озын гомерлелек” программасы кысаларында Беларуська бару мөмкинлеге булачак. Төбәк Башлыгы бу проектны тормышка ашыру идеяләрен бер атна эчендә әзерләргә кушты.
Башкортстанның Төркиядә куркыныч җир тетрәү нәтиҗәләрен бетерергә ярдәм итүче коткаручы волонтерлары биш кешене коткарып, 17 кешенең мәетен чыгарган. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров хәбәр итте. “Алар 14 яшьлек үсмерне һәм аның әти-әнисен коткарды. Тагын икесен – 41 яшьлек хатынны һәм 18 яшьлек егетне безнең волонтерларның “Торин” кушаматлы коткаручы эте тапкан, – диде Фәрит Гомәров. – Коткаручылар ял итмичә, тәүлекнең караңгы вакытында да эшләде. Шуңа күрә нәтиҗә булды”. Башкортстан Башлыгы ирекле ярдәмчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерергә кушты.
Республикада коронавирус белән авыручылар саны арткан. Бу хакта сәламәтлек саклау министры хәбәр итте. Айрат Рәхмәтуллин сүзләренә караганда, атна эчендә инфекция йоктыруның 1554 очрагы теркәлгән. Бу, алдагы 7 көндәге белән чагыштырганда, 63 процентка күбрәк. Шулай ук, төбәктә ОРВИ белән авыручылар саны арту күзәтелә. Бер атна эчендә күрсәткечләр 17,6 процентка “сикергән”. “Без участок терапевтларына язылу ихтыяҗы артуын теркибез. Шуңа бәйле табиблар расписаниесенә төзәтмәләр керттек һәм аларга йөкләнешне арттырдык”, – диде министр.
Радий Хәбиров белдерүенчә, ул Русия Федерациясе җыелма командалары составында Олимпия, Паралимпия, Сурдлимпия уеннары җиңүчеләренә, призерларына, шулай ук аларның тренерларына Башкортстанның дәүләт спорт стипендияләрен гамәлгә кую турында указны имзалаган. Спорт стипендияләре чемпионнарга – 30 мең, көмеш медаль яулаучыларга – 25 мең, бронза медаль ияләренә 20 мең сум күләмендә билгеләнә. Тренерларга тәрбияләнүчеләрнең стипендиясе күләменең 50 проценты тапшырылачак.
Төбәк җитәкчесе Уфада Федор Шаляпин исемендәге музей ачылачагын хәбәр итте. “Быел якташыбызның 150 еллык юбилеен билгеләп үтәбез, аның иҗат юлының шактый өлеше Башкортстан белән бәйле. Без Валериан Альбанов музее янындагы бинада Шаляпин музее ачарга килештек. Узган елда башка мәшәкатьләр булды, әмма бюджетта моның өчен каралган 70 миллион сум бар”, – диде Радий Хәбиров. Ул музейны киләсе елның язында ук ачу зарурлыгын белдерде.
Чарада, шулай ук, Башкортстанда сәнәгать кластерлары үсеше нәтиҗәләре, катлаулы медицина җиһазлары кайтару эшен оештыру, “Республика территориясендә иң яхшы Яңа ел бүләге” конкурсы йомгаклары һәм башка мәсьәләләр каралды.
Фото: museumrb.ru