+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
15 февраль 2023, 11:53

Ярдәм кирәк!

Битараф калмыйк, дуслар.

Ярдәм кирәк!Ярдәм кирәк!
Ярдәм кирәк!

"Бәхетсезлек ишек шакып керми" диләр. Караидел районының Тайкаш авылында туып-үскән Равил Миңнеәхмәтов белән дә шулай була. 33 яшьлек ир-егет мәктәптә математика һәм информатика укытучысы булып эшли. Ике кечкенә бала әтисе дә ул. Кечесенә мартта 1 яшь тула гына әле.

Гыйнвар башында ир кинәт кенә авырый башлый. 7 февральдә аңа 3нче стадиядәге баш миенең анапластик астроцитомасы диагнозы куела. Бу авыруның никадәр куркыныч булуын күпләр беләдер. Кызганычка каршы, авыру бик тиз тарала. Иргә кичекмәстән ярдәм кирәк. Дәвалану өчен 1700000 сум акча таләп ителә. Әлеге гаилә өчен бу бик зур сумма. Шуңа да алар безнең укучылардан ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.

Кулыннан килгән һәркем яшь әтинең гомерен саклап калуга өлеш кертә ала.
Сбербанк: 4276 1609 2566 3826
Карта түбәндәге телефон номерына беркетелгән: 89178022700.
Равилнең әнисе - Миңнеәхмәтова Әнфисә Әмир кызы.

Башкалар язмышына битараф булмыйк, дуслар!

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас