-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 февраль 2023, 18:58

Алтмыш яшендә тапкан баласы бүген ни хәлдә?

Әнисенә - 68, кызына сигез яшь бит, алай да...

Алтмыш яшендә тапкан баласы бүген ни хәлдә?
Алтмыш яшендә тапкан баласы бүген ни хәлдә?

Галина Шубенинаның бердәнбер улы үлгәч, ул 60 яшендә кабат бала табарга була. Табиблар баланың сәламәтлеге өчен курка.

Галина Шубенина карт көнендә бала тудыруы белән миллионлаган кешенең игътибарын җәлеп итте. 7 яшькә кечерәк бию партнеры белән ул табигый рәвештә кыз тапты һәм илнең иң олы әнисе булды.

Әлбәттә, табиблар аны йөккә калудан һәм бала табудан тыйган. Алар баланың сәламәтлеге белән проблемалар булыр, ул үсештә калышыр дип курыккан. Әмма кыю хатын кыз бала таба. Аңа әбисе хөрмәтенә "Клеопатра" дип исем кушалар. Галина кызны үзе имезә.

Күптән түгел Клео сигезенче туган көнен билгеләп үтте. Кыз акыллы булып үсә һәм, табиб фаразларына карамастан, яшьтәшләреннән калышмый. 68 яшьлек Шубенина кызын яхшы һәм күпкырлы шәхес итеп тәрбияләү һәм аңа белем бирү өчен озак яшәргә уйлый.

Олы яшьтәге әни үзенең үрнәгенә иярергә беркемне дә өндәми, ләкин туасы бала анасының яшен сорап тормый. Без моны бик яхшы беләбез.

Алтмыш яшендә тапкан баласы бүген ни хәлдә?
Алтмыш яшендә тапкан баласы бүген ни хәлдә?
Алтмыш яшендә тапкан баласы бүген ни хәлдә?
Алтмыш яшендә тапкан баласы бүген ни хәлдә?
Автор:Резида Валитова
Читайте нас: