+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
17 февраль 2023, 12:08

Егетләребез хәрби бурычын лаеклы үти

Махсус хәрби операциядә элек Кавказда, Сүриядә һәм башка төбәкләрдә кайнар нокталарда хезмәт иткән Башкортстан сугышчылары катнаша.

Егетләребез хәрби бурычын лаеклы үтиЕгетләребез хәрби бурычын лаеклы үти
Егетләребез хәрби бурычын лаеклы үти

Мәсәлән, республиканың башка мобилизацияләнүчеләре белән бергә Пенза өлкәсе территориясендәге полкта бурычларын үтәгән хәрби хезмәткәр, "БСТ" журналисты Азат Садриевка биргән интервьюсында ни өчен фронтка барырга карар кылганы турында сөйләде.

"Коллективыбыз әйбәт туры килде. Сугыш тәҗрибәсе булган күп кенә егетләр бер-берсенә ярдәм итеп тора. Мин дә хәрби хезмәтне үткән кеше", - дип уртаклаша ул.

Әлбәттә, сугышчыларга армиядә алган күнекмәләрен җайга салырга ярдәм иткәннәр. Шулай ук, егетләребезгә рухи остазлар ярдәм күрсәтеп тора.

"Мулла яки башка рухи остаз белән аралашу үз-үзеңә, үз көчеңә, җиңүебезгә ышаныч бирә. Минемчә, солдатларга да, офицерларга да бу бик кирәк", - ди бер сугышчы.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас