+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
17 Февраля 2023, 05:25

Әниләр рәхмәт укый

Башкортстанга идарә итү үзәге ярдәме белән Уфаның Зәки Вәлиди урамындагы йорт подъездына пандуслар куелган.

Әниләр рәхмәт укыйӘниләр рәхмәт укый
Әниләр рәхмәт укый

Узган атнада Башкортстанга идарә итү үзәгенең мәгълүмат системалары төзекләндерүгә кагылышлы 448 мөрәҗәгать теркәгән. Нигездә, халык тротуарларны һәм ихаталарны боздан чис­тартуны сорый. Шулай ук, аларны йорт яны территорияләрен төзекләндерү, урамнарны яктырту, тукталышлар мәсьәләләре дә борчый.

Әйтик, Уфада Р. Зорге урамы, 46 адресы буенча җәяүлеләр кичүендәге светофорның төймәсе эшләүдән туктаган. Әгәр дә урамның каршы ягында аңа баса алырлык кеше булмаса, бу урында юлны кичү мөмкин булмаган. Ә янәшәдә генә – мәктәп.

Бу хакта социаль челтәрләрдә шушы тирәдә яшәүчеләрнең берсе язган. Башкортстанга идарә итү үзәге мәгълүмат системалары мөрәҗәгатьне теркәгән, ә Уфа шәһәре хакимияте аны оператив рәвештә эшкә алган. “Уфагорсвет” хезмәткәрләре ватык светофор белән проблеманы чишүгә керешкән. Басу төймәсен алыштырганнар, хәзер светофор штат режимында эшли.

Башкаланың Тужиловка бистәсендә яшәүчеләр өчен баскыч стратегик әһәмияткә ия: ансыз тауга, тукталышка күтәрелеп булмый. Баскычның торышын күзәтеп торалар. Бигрәк тә кышын кардан яхшылап чистарталар. Урындагы халык юлны тазарткан вакытта баскычның кар белән каплануын күргәч, бу хакта социаль челтәрләрдә язган. Әлеге хәбәрне Башкортстан ЦУРы Октябрь районы хакимиятенә юллаган. Икенче көнне үк урынга белгечләр чыгып, баскычны тәртипкә китергән, кардан чистарткан.

Уфаның Энтузиастлар урамындагы йортлар янындагы тротуарларны да кардан тазартканнар. Бу эш берәүнең “Дәүләт хезмәтләре. Бергә хәл итәбез” кире элемтә платформасына мөрәҗәгатеннән соң башкарылган.

Башкаланың “Революцион урамы” тукталышында павильон бар иде, тик аны сүттеләр. Шәһәр халкының тукталышны кире кайтару үтенечен Башкортстан ЦУРының социаль челтәрләрдәге системалары берничә тапкыр теркәгән. Элек монда сәүдә ноктасы белән кушылган павильон тора иде. 2021 елда эшкуарның җир участогына аренда килешүе вакыты чыккач, ул корылманы тулысынча сүткән икән.

“Яңа павильон урнаштыру өчен вакыт кирәк булды. Уфаның Совет районы хакимияте хезмәткәрләре шәһәрнең коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү идарәсенә мөрәҗәгать итте. Ә алар, үз чиратында, объектны тукталыш пунктларын модернизацияләү программасына кертә. Шушы елның гыйнварына халыкның үтенече канәгатьләндерелде”, – дип язалар ЦУРдан.

Иглиннең Җиңү паркындагы уен мәйданчыгында былтыр июльдә кемдер күпер тактасын ваткан. Башкортстанга идарә итү үзәге системалары ата-аналарның берсенең Иглин районы хакимияте башлыгы битендә калдырган ачулы хатын теркәгән һәм шунда ук хакимият белән элемтәгә кергән. Баксаң, уен мәйданчыгының әлеге участогы вакытлыча тергезелгән икән. Әмма, Таможня берлегенең Балалар уен мәйданчыкларының хәвефсезлеге турындагы техник регламенты нигезендә, тулы кыйммәтле ремонт өчен махсус деталь – тайгакка каршы капламы булган һәм махсус буяу белән буялган завод эшләнмәсе кирәк. Авыл Советы җитештерүче заводка мондый детальгә заказ биргән, ә ата-аналар өчен мәйданчыкта игътибарлы һәм сак булу үтенече белән белдерү элгән.

Гыйнвар ахырында Иглин авыл Советына заводтан деталь килгән, аны алыштырганнар. Хәзер Иглиннең Җиңү паркында балалар мәйданчыгы барлык нормаларга тулысынча туры килә.

Тагын бер балалар мәйданчыгы турында. Ул Уфаның Мөбарәков урамы, 22нче йорт янында урнашкан. Бер уфалы мәйданчыкта ватылган коймага һәм чүп-чарга зарланган. Киров районы хакимияте хезмәткәрләре эшкә оператив тотынган: алар әлеге балалар мәйданчыгының җаваплылык зонасында урнашкан “Уфа ихатасы” хосусый идарә компаниясе белән элемтәгә кергән. Тиз арада мәйдан чүп-чардан чистартылган, койма беркетелгән.

Подъезддагы текә баскычлар буенча коляска һәм бала белән ялгыз гына төшү җиңел мәсьәлә түгел. Бу хакта социаль челтәрләрдә 18 гыйнварда З. Вәлиди урамындагы 3нче йортта яшәүче хатын-кыз язган. Аның хәбәрен Башкортстанга идарә итү үзәгенең мәгълүмат системалары тоткан, Уфаның Киров районы хакимияте эшкә алган. Инде бер атнадан соң “6нчы санлы йорт идарәсе” пандус кую өчен кирәкле барлык материалларга заказ бирүләре турында белдергән. Ә февраль башында пандусны урнаштырганнар.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас