+4 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 февраль 2023, 12:38

Савап алу өчен әллә ни кирәкми дә ...

Үзеңне үпкәләткән кешене гафу ит - саваплы булырсың.

Савап алу өчен әллә ни кирәкми дә ...
Савап алу өчен әллә ни кирәкми дә ...

Бүген мөселманнар өчен иң изге көн - җомга көне. Мөселман кешесе эшләп тапкан малының берникадәр өлешен башкалар белән бүлешергә, хәер-сәдака бирергә тиеш. Сәдака бирү өчен мәчеткә бару да кирәкми, көндәлек тормышыбызда да аны җиңел генә башкарырга мөмкин.

Урындык сатып ал һәм мәчеткә илтеп куй. Аңа кем генә утырып дога кылса да, син саваплы булырсың.

Савыт белән су куй. Кошлар, җәнлекләр килеп эчәрләр, син саваплы булырсың.

Бүлмәңдә бер тартмачык куй. Нинди дә булса гөнаһ кылган саен шуңа нинди дә сумма салып бар. Аннары җыелган акчаңны сәдака итеп тапшыр. Савап алырсың.

Өйдән чыгу һәм керү якларына ишеккә дога эл. Аны кем генә укыса да, син савап алырсың.

Коръән китабы сатып ал һәм мәчеткә куй. Аңардан кем генә бер хәреф укыса да (ә бер хәрефнең савабы унлата арта), син савап алырсың.

Кәефе төшкән мөселманның күңелен күтәреп, елмайтсаң – савап алырсың.

Сине үпкәләтүче һәм рәнҗетүчеләрнең барсын да гафу итмичә йокларга ятма. Кичерсәң – саваплы булырсың.

Фото: ru.pinterest.com

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: