+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 февраль 2023, 16:45

Һәйкәлләр исәннәргә кирәк!

Үткәнен белмәгән халык­ның киләчәге юк, дигән әй­тем бар. Ә бит уйлап кара­саң, чыннан да шулай. Чөнки үткәнебезне онытсак, килә­чәгебезне күзал­ларга авыр булачак. Бары тик үткән­нәребезне барлап, аларны өйрәнеп, бүгенге һәм килә­чәк буынга тапшыра алганда гына тормышыбыз дәвам­лы булачак. Бу фикер Кырмыскалы районының Константиновка авылында узган җыелышта кызыл җеп булып үтте. “Урындагы баш­лангыч­ларга ярдәм” программасында катнашу буенча йомгаклау җые­лышында авыл халкы 90нчы еллар башында ачылган һәй­кәлне төзекләндерү мәсьә­ләсен күтәреп чыкты.

Һәйкәлләр исәннәргә кирәк!Һәйкәлләр исәннәргә кирәк!
Һәйкәлләр исәннәргә кирәк!

Әйе, Константиновкада, башка авыллардагы кебек, хәл итәсе мәсьәләләр аз түгел. Әлеге җые­лышта да урамнарны яктырту, тротуарлар төзү, стадионны төзек­ләндерү, юлларны тәртипкә китерү кебек проблемалар күтәрелде. Әлбәттә, “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы чикләрендә алар­ның барысын да хәл итү мөмкин түгел. Чөнки республика бюджетыннан бүлен­гән акчаның суммасы чикле – 1 миллион 200 мең сум. Нинди проект белән әлеге Программада катнашырга мөмкин булуы һәм аның шартлары турында Николаевка авыл биләмәсе башлыгы Рәвилә Култыгина таныштырып үтте.
Авыл халкы бүгенге көндә аеруча мөһим булган проблема – һәйкәлне төзеклән­дерергә кирәк, дигән фикергә килде.
– Без тарихны, гомерләрен аямый илебез азатлыгы өчен көрәш­кән һәм Җиңү яулаган якташ­ларбызның исемнәрен онытырга тиеш түгел. Алар­ның үрнәгендә генә яшь буынны илебезнең лаеклы гражданнары итеп тәрбияли алабыз. Шуңа 1990 елда ачылган һәйкәлне яңартырга кирәк. Ул вакытта байтак фронтовиклар исән иде әле һәм шул сәбәпле күплә­ренең исемнәре әлеге һәйкәлдәге язуларда теркәл­мәде. Якташларыбыз халык хәтерендә булырга, исемнәре һәйкәлгә уелып язылырга тиеш, – дигән фикер белдерде Фларис Кәримов.
Бу идеяне залда утыручылар хуплап кабул итте һәм бертавыштан “Бөек Ватан сугышында катнашучыларга куел­ган һәйкәлне төзек­лән­дерү” проекты өчен тавыш бирде­ләр.
– Хәтердән дә кадерлесе юк. Туган иле, авылы, авыл­даш­ларының якты киләчәге өчен гомерләрен аямый көрәшкән, яу яланнарында башларын салган, Җиңү яулап кайткан якташлары­бызның исемнәрен мәңгеләш­терү – безнең изге бурычыбыз. Үзебезнең чиксез рәх­мә­тебезне һәм хөрмәте­безне аларга шулай гына җиткерә алабыз, — диде Рәвилә Рамил кызы.
Проект турында фикер алышканнан соң, авылның иң актив кешеләреннән эшләрне күзәтү астында тоту, җиңеп чыккан очракта халыктан акча җыю өчен инициатив төрке­м төзелде. Бу бурычлар Фларис Кәримов, Мансаф Рәхмәтул­лин, Вячеслав Петуховка йөкләтелде. Программада җиңеп чыккан очракта, 18 яшьтән өлкәнрәк булган һәр авыл кешесеннән 130 сум акча җыярга сөйләштеләр. Бу мөһим эшкә иганәчеләр – шәхси эшкуарлар да кушылачак.
Һәйкәлләр – халкыбызның батырлыгын мәңгеләш­терү­нең бер үрнәге. Алар киләчәк буынга ата-бабаларыбыз тарихын өйрәнү өчен бик кирәк. Яшь буын батырларыбыз, ветераннарыбыз хакында белеп үсәргә тиеш. Авыллардагы һәйкәлләрне кадерләп сакласак, төзеклән­дереп торсак, үткәннәр белән киләчәк арасындагы күпер ныклы булачак. Константи­новкалыларның изге нияте дә “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы чиклә­рендә тормышка ашар, дип ышанасы килә.

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас