

«Легионспас» волонтерлары Башкортстанда яшәүче егетнең югалуы турында хәбәр итте. Эзтабарлар үзен Илья Ермолаев дип тә атаган 26 яшьлек Илһам Ялаловны эзли.
Соңгы тапкыр аның 31 гыйнварда Әбҗәлил районы Әлмөхәммәт станциясеннән Магнитогорскига юлланганы билгеле. Ул Чиләбегә китәргә планлаштырган.
Билгеләре: озын буйлы, коңгырт күзле, кара чәчле.
Әгәр дә сез югалган кеше турында берәр нәрсә белсәгез, 8 800 300 85 99 телефоны аша хәбәр итегез.